Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Татар морзалары мәҗлесенә - 15 ел


Башкортстан Татар морзалары мәҗлесе оештырылуга 15 ел тулды. Шушы юбилей уңаеннан һәм узган елларга йомгаклар ясау максатында, БР Татар морзалары мәҗлесе вәкилләре үзләренең чираттагы җыенын үткәрергә карар итте. Бу җыен шимбә көнне Бүздәк районының Килем авылында үтәчәк. Берничә ел инде данлыклы татар авылында республика татар тарихи-мәдәни үзәге эшләп килә. Морзалар җыенын шуңа да анда үткәрү тирән эчтәлекле булыр дип бер фикергә киленде.

Җомга көнне Бүздәктәге җыелышны үткәрүгә кагылышлы әзерлек комитеты утырышы Уфада җыелып алды. Киңәшмәне БР Татар морзалары Мәҗлесе рәисе Максат Мәмлиев ачты һәм чыгыш ясады. Татар морзаларын шушы оешманың оештырылуына 15 ел тулу белән ихлас котлаганнан соң, унбиш ел эчендә башкарылган эшләр турында кыскача мәгълүмат бирде ул.

“Безнең оешма шушы дәвер эчендә ныклап аякка басты һәм тәгаен эшләр башкара башлады, - диде М. Мәмлиев. - Безнең булышлык белән тарихыбызга кагылышлы китаплар нәшер ителде, төрле мәдәни чаралар оештырылды, Башкортстанда, Татарстанда, Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә морзаларның берлектәге очрашуларын уздырдык. Әле менә яңарак кына Уфада, безнең тәкъдим белән, Төрки халыклар морзаларының берләшкән мәҗлесен төзү өчен, киңәшләшү җыены да үткәреп алдык. Хәзерге глобальләшү заманында төрки халыкларның асыл затларын, зыялыларын уртак эшләргә берләштерү, милләтләрне саклап калу нияте шушы берләшү ихтыяҗын китереп чыгарды”.

Татар морзалары мәҗлесе киңәшмәсендә башка вәкилләр дә чыгыш ясады. Сүз күбрәк алда башкарылырга тиешле эшләр хакында барды.
Шимбә көнне Башкортстан Татар морзалары мәҗлесе оештырылуга 15 ел тулуга багышланган зур җыенда Башкортстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән күп вәкилләр килә. Шулай ук Казаннан, Мәскәүдән һәм башка шәһәрләрдән дә милләтнең күренекле шәхесләре чакырылган.
XS
SM
MD
LG