Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:08

Уфада Әнгам Атнабаевны искә алалар


Башкортстанда татар халкының асыл улы, халык шагыйре Әнгам Атнабаевны искә алу чаралары дәвам итә. Барлык мәдәни чаралар Әнгам Атнабаевның тууына 80 ел тулуга багышлап оештырыла.

Җомга кичен Уфада, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Әнгам Атнабаевның юбилее уңаеннан чираттагы Хәтер кичәсе үтә.
Башкортстанда талантлы шагыйрьнең 80 еллыгына багышланган мәдәни чаралар февраль аенда ук башланып киткән иде. Башта олуг талант иясен искә алу чарасы Уфада Мәҗит Гафуриның йорт-музеенда үтте. Аннан соң мәдәни чаралар Әнгам Атнабаевның туган ягы Тәтешле районында оештырылды.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында үтүче Хәтер кичәсе берничә театр коллективы тарафыннан берлектә әзерләнде. Анда М. Гафури театрыннан тыш Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры һәм Сибай башкорт дәүләт драма театры артистлары да катнаша.

Кичәдә сәнгать осталары Әнгам Атнабаев пьесалары нигезендә сәхнәләштерелгән спектакльләрдән өзекләр күрсәтә, халык шагыйренең әсәрләрен сөйләячәк һәм аның сүзләренә язылган җырларны башкара.

Мәдәни чарада Әнгам Атнабаевның туганнары да катнаша. Халык шагыйренең бертуган сеңлесе, М. Гафури театры актрисасы Зинира Атнабаева, шулай ук республиканың танылган әдипләре Әнгам Атнабаев турында җылы истәлекләре белән дә уртаклаша.

XS
SM
MD
LG