Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:48

Тибет хөкүмәте БМОдан ярдәм сорый


Дәһли - Тибетнең читтәге (Һиндстанда урнашкан) хөкүмәте Тибеттеге соңгы хәлләрне тикшерүне сорап БМОга мөрәҗәгать итте. Башкала Лһасада Кытай хөкүмәтенә каршы булган урам җыеннарының көч кулланып бастарылуы, анда 100ләп кешенең һәлак булганы турында хәбәр ителә.

Кытай рәсмиләре 10 кеше һәлак булды, дип белдерде һәм протестларда катнашучыларны дүшәмбегә кадәр бирелергә чакырды, аларга карата җәза "каты булмаячак", дип вәгъдә бирде. Хакимиятләр аларны мәктәп, хастаханә, кибетләрне яндыруда гаепли.

Көнбатыш хакимиятләрне һәм протестта катнышучыларны көч кулланудан тыелырга чакырды.

XS
SM
MD
LG