Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:10

Албаниядә хәрби саклагычта шартлау булды


Тирана - Албания башкаласыннан ерак түгел урнашкан хәрби саклагычта булган берничә шартлау нәтиҗәсендә һәлак булганнарның саны "югары" булырга мөмкин. Бу хакта Албания премьер-министры Сали Бериша белдерде. Аның сүзләренә караганда, саклыгычта 60лап кеше булган. Җәрәһәтләр алган 150ләп кеше хастаханәгә китерелде. Алырның күпчелеге -якындагы авыл халкы.

Шартлауның сәбәбе әлегә билгесез, әмма аның тавышы дистәләгән чакрымга ишетелгән, дип хәбәр ителә. Шартлау дулкыны Тирананың халыкара һава мәйданы тәрәзәләрен ваткан.

XS
SM
MD
LG