Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда президент Волковка каршы урам җыены узды


Ижау - Удмуртия башкаласында президент Александр Волковны урыныннан китәргә чакырган урам җыенында 2 меңләп кеше катнашты. Халык республикада түбән яшәү дәрәҗәсе һәм ришвәтчелеккә протест белдерде.

Азатлыкның Ижаудагы хәбәрчесе Надежда Гладыш сүзләренә караганда, каршылык чарасында күпчелеге олы яшьтәге кешеләр катнашкан. Җыен ахырында Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгать кабул ителгән. Оппозиция юлбашчылараның берсе, шәһәрдә чыгучы "День" басмасы мөхаррире Сергей Щукин, дүшәмбе көнне урам җыены Мәскәүдә үтәчәк, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG