Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда кадими көчләр җиңә


Реформачыл намзәтләрнең күбесе парламент сайлавына теркәлә алмады. Күзәтүчеләр мондый сайлауның ирекле була алмаганын белдерә.


Мәҗлестә барлыгы 290 урын. Иранда 44 миллион кеше сайлауда катнашу хокукына ия. Үз вәкилләрен алар 4500 намзәттән сайларга тиеш иде. Иран эчке эшләр министрлыгының матбугат вәкиле бу юлы тавыш бирүдә халыкның 65% катнашты, дип белдерде. 2004 парламент сайлавында бу сан 51% иде.

"Мин бик шат, мин халыкның монда килеп тавыш бирә алганына һәм үз намзәтләрен сайлый алганын бөтен дөньяга күрсәтеп ил белән идарә итүгә үз өлешен кертә алганына мин бик бәхетле," - диде Тәһрандагы Хөсәиния Эршад мәчетендә тавыш биреп чыккан бер ханым.

Әмма һәр сайлаучының да мондый канәгать булмаганы күзәтелде:

"Исемлектә миңа ошаган бер намзәт тә булмады, үземә туры килгән намзәтне таба алмадым," - диде башка бер сайлаучы.

Associated Press мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, рәсми саннар халыкның тавыш бирүдә әүзем катнашуын күрсәтсә дә чынбарлыкта сайлауга килүчеләрнең күпчелеге – президент Әхмәдиниҗат яклы намзәтләрне сайлаучылар.

"1979 елгы Ислам Инкыйлабыннан соң булган бу сигезенче парламент сайлавында кызганычка каршы бик күп реформачыл, милләтче һәм хәзер хакимияттә булганнардан ерак торган башка намзәтләр төшеп калды. Нәтиҗәдә бик күп сайлау үзәгендә ил белән идарә иткән көчләрдән кала башка намзәтләр исемлектә дә юк. Бу халыкны борчуга сала, шуңа күрә бик күп бүлгәдә халык тавыш бирүгә бөтенләй бармады," - ди элекке реформачыл депутат Җәләл Җәлилзадә.

Сакчылар Шурасы 1700ләп реформачыл намзәтне Ислам Инкыйлабына тиешле дәрәҗәдә тугрылыклы түгел, дип сайлауга теркәмәде. Хәзер аларның Мәҗлестә күпчелекне алу өмете юк, реформачылар булган 40 урынны саклап калу өчен көрәшә.

Кайбер сәясәтчеләр барыбер яңа парламентта президент Мәхмүд Әхмәдиниҗатка каршылык зуррак була ала, дип фаразлый.

Президент сайлавына бер ел калып барганда Әхмәдиниҗат көчләренә сынау булды
"Реформачыл намзәтләр Мәҗлеснең өчтән бер өлешен алырга мөмкин. Бу көчле азчылык, Әхмәдиниҗат сәясәтенә каршы булган консервативлар белән берләшсә – алар көчле күпчелеккә әйләнеп аның канун чыгару эшенә йогынты ясый ала. Икенче яктан, алар Әхмәдиниҗатның эчке һәм тышкы сәясәтенә, бигрәк тә икътисад өлкәсенә тәэсир итә ала," – ди Тәһранда яшәүче танылган журналист Машалла Шәмсүлвәэзин.

Вашингтонда Дәүләт Департаментының матбугат вәкиле Шон МакКормак Иран сайлавын тәнкыйтләп чыкты, нәтиҗәләр "алдан билгеле иде", Иран халкының сайлау мөмкинлеге юк иде, диде.


XS
SM
MD
LG