Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ялган – яшәү рәвешенә әйләнде


Сергей Ковалев: Бу тыкрыктан сукмак юк
Сергей Ковалев: Бу тыкрыктан сукмак юк

Соңгы айларда Русиядә сәяси, икътисади һәм башка кризислар ихтималы турында күп сөйләнде. Гамәлдәге «әхлакый кризиска» бер генә кеше игътибар итте – танылган хокук яклаучы Сергей Ковалев.


Совет чорында сәяси тоткын, Андрей Сахаровның фикердәше булган Сергей Ковалев 2 март сайлау алдыннан президент Владимир Путин исеменә язган ачык хатында, хакимиятнең, демократия белән «идарә» итергә тырышуында, оятсыз ялганга баруына тәнкыйть белдерде.

Ковалев язуынча, «ачык һәм ирекле сайлауда беркайчан да сайлаучының 99.5% катнашып, шуларның 99.4% бер партия өчен тавыш бирә алмый. Моны тавыш бирүнең нәрсә икәнен аз булса да белгән, һичьюгы аек акылы булган һәркем, шул исәптән, түрәләр үзләре дә яхшы белә. Шуңа да карамастан, алар ялганлый».

Сталинның төшенә дә кермәс иде

«Бердәм Русия» ялгансыз Думага үтә алмас иде димим. Бу башка бер авыр мәсьәлә, хәзер сүз ул турыда түгел. - дип дәвам итә Ковалев. – Сезнең тырышлыклар белән илдә демократиянең нигезе булган сайлаулар юкка чыгарылды. 99.4% кебек «чечен рекордлары» хәттә Сталинның да төшенә кермәс иде. Андый санны ул чорда бердән-бер намзәт җыя иде.

Гаҗәеп тезмә килеп чыга, – ди Ковалев, – сез ялганлыйсыз, сезне тыңлаучылар моны белә, сез дә аларның ышанмаганын, бары тик ышанган булып кыланганын беләсез, алар да сезнең бу турыда белгәнегезне белә. Барысы да барысын да белә. Ялган – яшәү рәвешенә әйләнде.

Шушы көндәлек ялган, кеше башына 150 сум түләп җыелган куштан «көтүләр» җәмгыятьтә оятсызлыкны үрчетә. Әлбәттә, бу юнәлештә сез төп максатыгызга ирештегез, – дип яза Ковалев. – Тотрыксызлык дип атасагыз да, чынбарлыкта бу тоталь хакимият. Совет идеологиясен яңартып, сез Русиядә сезне җиңеп булмаслык конструкция төзедегез. Дистә ел буе телне чүпләгән «варис» сүзе генә ни тора. Бу вазгыятьтә Дмитрий Медведевның «иреклек ирексезлектән яхшырак» дигән сүзләре ялганның дәвамы гына булып күренә.

Бу тыкрыктан сукмак юк

Сезне парламентта читләтеп булмый, - дип дәвам итә Ковалев. – Сезгә нинди дә булса сәяси басым да ясап булмый. Бу караңгы тыкрыктан демократиягә илткән сукмак юк. Килгән юлдан кире кайту да мөмкин түгел, чөнки сез алдарга мәҗбүр. Сез бер әйтелгән ялганнан баш тарта алмыйсыз, чөнки ул чакта бөтен систем ишеләчәк.


Бу вазгиятьтә сезгә нәрсә эшләргә икәне миңа кызык түгел, - дип яза Ковалев. Ихтимал, сез шушы юлдан баруыгызны дәвам итерсез (белгән кешеләр әйтүенчә, юл уңаеннан кесәләрегезне тутыруны дәвам итеп). Ә менә сезнең аста калган илгә нишләргә? Әгәр сезнең оятсыз «сайлаулар» берни үзгәртә алмый икән, димәк башка чаралар кирәк.

Шау-шулы тамаша урынына Көнчыгыш Европадагыча тыныч, көчле каршылык тудыра алырдай акыллы, кыю, киң күңелле җитәкчеләр кирәк, – ди Ковалев. – Әлбәттә, бу бик авыр, Русиядә бигрәк тә. Ләкин бу әхлакый кризистан чыгу өчен башка юл юк.

Яблоко мисалы

Киләсе ай башында Русия демократлары Петербурда җыелып уртак програм тикшерергә җыена. Конференцияне оештыручыларның берсе Яблоко партиясенең Петербур җитәкчесе Максим Резник, милицияне кимсетүдә гаепләнеп, 3 мартта кулга алынды.
Максим Резник

Резник Дума һәм президент сайлауларында хәрәмләшүләр булганын белдергән, Ризасызлар маршын оештырган кеше. Үзенең кулга алынуын сәяси гамәл дип атый.

10 мартта Яблоко җитәкчесе Григорий Явлинский ябык ишекләр артында президент Путин белән очрашты. Бу очрашу турында тәфсилле мәгълүмәт юк, ләкин Явлинский сүзләренчә, Путин Резник эшен “карарга” вәгъдә иткән.

Сәяси мәкер

Резникның кулга алынуын кайберәүләр хакимиятнең демократлар конфернциясен өзү тырышлыгы дип аңлата. Шул ук вакытта башка карашлар да бар. Сәяси күзәтүче Валерий Островский “Независимая газетага” әйтүенчә, хакимиятләргә ул конференцияне өзүнең кирәге юк. Киресенчә, демократлар берләшсә, Кремльгә аларны контроль итү җиңелрәк кенә булачак.
Валерий Островский

Резникны читләтү Явлинскийның хәттә үзенә кулай булырга мөмкин. – ди Островский. – Аның кулга алынуын, милиция белән провакация тудырып, аның үз кешеләре оештырган булырга мөмкин.

Шушы вакыйга - чынмы ул, түгелме - сәяси ялганның Русиядә ни дәрәҗәгә барып җиткәнен күрсәтә. Сергей Ковалев язуынча, «ялган ул куркаклык, кискен мәсьәләләрдән качу, вакчыл яраклашу, сәяси мәкер, әхлак киртәсен атлап чыгу».

XS
SM
MD
LG