Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тибет губернаторы 13 кеше һәлак булуын белдерә



Пекин – Тибет губернаторы Чампа Пхунцок сүзләренчә, башкала Лһасада хөкүмәткә каршы чаралар вакытында 13 кеше һәлак булган. Хакимиятләр протест белдерүчеләргә каршы корал куллануын кире кага.

Тибетның сөргендәге хөкүмәте корбаннар саны 80 һәм алар Кытай хәрбиләренең протестны бастыру нәтиҗәсендә һәлак булган, ди.

Чуалышлар күрше төбәкләргә дә таралган дип хәбәр ителә.

Тибет губернаторы тибетлыларның сөргендәге рухи җитәкчесе Далай Ламаны, август аенда үтәчәк Олимпия уеннары алдыннан Кытайдагы вазгыятьне чайкату ниятендә гаепләде.

XS
SM
MD
LG