Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рудольф Нуриев тууына 70 ел


17 март көнне татар халкының атаклы улы, мәшһүр биюче Рудольф Нуриев тууына 70 ел тулды.

Иҗат юлын Нуриев 1958 елда Ленинградтагы Киров исемендәге опера һәм балет академия театры солисты буларак башлап җибәрә. Әмма театр җитәкчеләре Совет балет сәнгатен моңарчы күрелмәгән биеклеккә күтәрергә сәләтле егеткә төп рольләрне бирергә ашыйкмый.

Шул чакта Рудольф чит илгә гастрольгә баргач, Русиягә кайтмаска карар кыла. Шунда аңа “Нуриев илен саткан!” дигән яманатны күтәрергә туры килә. Менә шулай бөек сәнгать хакына үз иленнән китәргә мәҗбүр була ул.Чит илдәге эшчәнлеген Нуриев Бөекбритания Патша балеты солисты буларак башлый. Аннары инде төрле илләрдә балеталарны сәхнәгә куя, 1985 елдан исә Париж операсындагы балет труппасының сәнгать җитәкчече вазыйфасын башкара.

Әйтергә кирәк, барлыгы ул 120 балет партиясен башкара һәм 29 фильмда уйный. 1991 елда беренче тапкыр дирижер буларак чыгыш ясый. Һәм 1992 елның май аенда Казанда үткән классик балет фестивалендә Чайковскийның “Щелкунчик” балетына һәм Прокофьевның “Ромео һәм Джульетта” балеты музыкасын башкарган симфоник оркестрга дирижерлык итә. 1993 елдан бирле исә Казанда Нуриев исемендәге балет фестивале ел саен уздырыла. Рудольф Нуринев Париж янындагы Женевьева де Буа зиратында күмелгән.
XS
SM
MD
LG