Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:21

Балтачта авыл белән авыл “сугыша”


Балтач районы күләмендә иң көчле авылны ачыклау ярышы быелның гыйнвар аенда башланган һәм декабрьдә генә төгәлләнәчәк.

Әлеге бәйгегә җыр-бию, җитештергән товарыңны күрсәтү, сату белән бергә татарча көрәш, волейбол, теннис, кул көрәше кебек ярышларда кертелгән. Һәр авыл командасында иң кимендә 35 кеше булырга тиеш. Бәйгенең беренче өлеше ике төркемгә бүленеп, Чепья һәм Балтач зоналарында үтә. Азатлык хәбәрчесенә Чепья урта мәктәбендә узган бәйгедә булып, аның эчтәлеге белән якыннанрак танышты. Мондый бәйге Татарстан районнары арасында беренче тапкыр оештырылган икән. Шушы ярышлар хакында Чепья урта мәктәбе директоры Сәйдәш Нурмиев белән сөйләштек. Әңгәмә барышында бай тарихлы Чепья мәктәбе хакында да мәгьлүмәтләр алынды:

“Авылда кыш көне эш азая. Шуны исәпкә алып район хәкимияте положение эшләде. Аның буенча һәр күмәк хуҗалык, оешма сәнгать программасы әзерли, ярминкә оештыра. Шуннан соң авыл яшьләре арасында ярышлар китә. Бу чараны республикада беренче дип әйтергә була. Чепья мәктәбе үзенчәлекле. Монда татарлар, урыслар, удмуртлар һәм марилар укый. Аларның барысын да спортка тартабыз.”

Узган шимбәдә Чепьяда Субаш һәм Куныр авылы яшьләре көч сынашты. Субаш авылы Мари Иле республикасы белән янәшә булса, Куныр авылының теге ягында Киров өлкәсе. Бүгенге вәзгыятьтә авылларда яшьләр кими, эшләргә кеше булмаячак дигән сүзләрне Балтач районында да ишетергә туры килде. Хәл шулай тора икән, яшьләрне бәйгегә туплау кыен булмыячакмы? Бу сорауга Куныр һәм Субаш авыллары җирлекләре башлыклары Эдуард Камалов һәм Хәлил Гыйльмуллин җавап бирделәр:

“Яшьләр теләп килделәр. Бу эшне җирлек, күмәк хуҗалык, яшьләр лидерлары башлап йөри. Төп мәсьәлә - яшьләрнең буш вакытын җәлеп итү”.

Шушы сөйләшүдән соң көрәшчеләрдән бер яңалык ишеттергә туры килде, бәйгедә катнашучы һәркемгә күмәк хуҗалык 100-200 сум акча биргән. Монысы кызыксындыру чарасы булып тора. Район буенча җиңүчеләр декабрь аенда билгеле була һәм Балтач хәкимияте дипломнар белән бергә аларга акчалата бүләк тапшырачак.

XS
SM
MD
LG