Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак барс”ның чираттагы көндәше кем булыр?


 "Ак барс" финалда "Салават Юлаев" белән уйнарга охшый диләр
"Ак барс" финалда "Салават Юлаев" белән уйнарга охшый диләр

16 мартта “Ак барс” Мәскәүнең “ЦСКА” командасын 3:2 исәбе белән җиңде. Чираттагы көндәше кем булыр?

Русия хоккей чемпионатында боз өстендәге көрәш белән беррәттән җанатарлар арасындагы каршылык, көндәшлек артканнан-арта бара ди, һәр уенны күзәтеп баручы Казан егете Ирек Гарипов. Мәсәлән Казанда узган 16 марттагы уенда “ЦСКА” командасының җанатарларын “Татнефть – Арена” сараена байракларсыз гына, санап-карап кертәләр. Чөнки аңа кадәр “Ак барс” җанатарларына “ЦСКА” яклылар Мәскәүдә шундый ук чикләү куйган булганнар.
Пәрәвездәге җанатарлыкка килгәндә, “Ак барс” һәм “Салават Юлаев” командаларының рәсми интернет битләрендәге фикерләрне карасак, һәр як үзен чемпион итеп күрә, мактый, җиңүләр тели.
“Татарстан яшьләре” газетасының спорт хәбәрчесе Алмаз Гафиятов алдагы еллардагы уенда булган җанатарлар каршылыкларын искә алды, һәм әгәр “Ак барс” “Салават Юлаев” белән уйный калса, боз сарайларындагы халык арасында “шау-шу” булуы мөмкин ди:
“ Узган елны “Металлург” белән булган иде ул каршылык, такталарга сәяси шигарьләр язып чыктылар. Татарларга каршы да сүзләр булды. Быел әлегә тыныч, вакыт күрсәтер. Әгәр “барс”лар Уфа командасы белән очрашса, бу тынычлык бозылырга да мөмкин. ”
Ишетүегезчә Алмаз “Ак барс” финалда “Салават Юлаев” белән уйнамас микән дип фаразлый.
Ирек Гарипов “барс” “Динамо” белән очрашыр ди:
“ 1998 еллардагы кебек “Ак барс” – “Динамо” финалда булыр дип көтелә. Безнекеләр чемпионлыкны кире кайтарырлар кебек”
Татарстанда билгеле спорт журналисты Радик Сабиров боз көрәшендә Уфа командасы чемпион калачак дигән фаразларга каршы чыгып, мондый фикер җиткерде:
“Салават Юлаев”ны барсыда чемпион калачак дип алдан кычкырды, ләкин мин үзем шикләнәм. Чөнки аларның тренирлары урта куллы гына әйдаман. Биләлетдинов кебек зур җиңүләргә ирешкән кеше түгел. Аның командалары плей-оффта оттыралар иде. “ЦСКА”ны Мәскәү түрәләре күтәрергә телиәчәкләр, ләкин миңа калса алар әле алтын медаль өчен көрәшерлек дәрәҗәдә түгел.”
“Ак барс”ларның Казанда уйнаган һәр уеннарында Татарстан президенты катнаша. “ЦСКА” белән узган уенда да ул кул болгап “барс”ларга уңышлар теләде. 16 мартта “Татнефть-Арена” боз сараенда катнашучы тамашачыларның саны да 9 меңнән артып китә.
Бу көннәрдә “Ак барс”ның ял вакытлары, алдагы уеннарга сишәмбе әзерләнә башлыячаклар. “Барс” ның чираттагы уенда кем белән уйнавын “Динамо - Металлург”, “СКА - Локомотив” командалары арасындагы көрәш нәтиҗәсе билгелиячәк. Мәсәлән “Динамо” оттырса “Ак барс” “Салават Юлаев” белән очрашачак икән.
XS
SM
MD
LG