Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:17

Тибеттан алынган хәбәрләргә караганда, Пекин хакимиятенә каршы күтәрелгән чуалышлар анда дәвам итә һәм Кытай гаскәрләре белән бәрелешләрдә инде 80нән артык кеше үлгән.

Пекин куйган губернатор исә, үлүчеләр саны күпкә азрак ди. Ул арада чуалышлар инде Тибет белән күрше вилаятьләргә җәелә башлады.

Тибет башкаласы Лһасада урам җыеннары мартның 10ында, Кытай хакимиятенә каршы әле 1959нчы елда булган баш күтәрүнең 49 еллыгын билгеләгәндә башланды. Соңрак шушы протест чаралары урамнарда полиция машиналарын аударуларга, кытай кибетләрен талауга, кытай милләтеннән булганнарга һөҗүм итүгә әйләнеп калды, дип хәбәр итә хәзер Кытайның рәсми телеканаллары.

Кытайга каршы хисләрен күрсәтүдә Тибет халкы 50нче еллар азагыннан бирле болай кискен эш иткәне юк иде. Тибетның сөргендәге хөкүмәте Кытай өстенлегенә көч кулланмый гына каршы торуны алга сөрә, төбәкне Кытайдан аеруны якламый, аңа киңрәк мохтарият алуны гына таләп итә.

Тибетның үзәк хөкүмәт куйган губернаторы Чаңба Пиңчуо хәзер урам чуалышларын астыртын гына оештыруда нәкъ менә сөргендәге хөкүмәтне, аерым алганда, Тибетның рухи җитәкчесе Далай-ламаны гаепли. Шулай итеп алар җәйгә билгеләнгән Олимпия уеннары алдыннан Кытайдагы вәзгыятьне тотрыксызландырырга тырыша, дип белдерә Пекин билгеләп куя торган губернатор.

Далай-лама һәм аның хөкүмәте күршедәге Һиндстанның Дһармсала шәһәрендә урнашкан. Далай-лама Тибеттан нәкъ менә 1959нчы елгы баш күтәрү бастырылганнан соң китәргә мәҗбүр булган иде. Якшәмбедә ул Кытайның Тибеттәге идарәсен "террор хакимияте" һәм "мәдәни генодцит" дип атады һәм Кытайның төбәктәге гамәлләре халыкара дәрәҗәдә тикшерелергә тиеш, дип белдерде.

"Кытай хөкүмәте таныймы моны, юкмы - әмма проблем бар. Ә ул проблем шунда ки, борынгы мәдәни мирасы булган Тибет милләте хәзер зур куркыныч алдында", ди Далай-лама Кытайның Тибеттәге сәясәтен бәяләп.

Берүк вакытта Далай-лама август аенда Олимпия уенарының Пекиндә үткәрелүен һаман да яклавын әйтә.

Кытай исә дүшәмбедә бар Тибетны читтән килүчеләр өчен ябуы, ә анда булган чит ил кешеләрен Тибеттән китәргә өндәвен хәбәр итте. Ул арада төбәккә яңадан-яңа хәрби көчләр китерелүе дә мәгълүм.
Тибеткә өстәмә гаскәр кертелә


Бәйсез журналистларның Тибеттән хәбәр бирүенә юл куймас өчен Пекин хакимияте берничә сателит телеканалы эшен туктатып торырга булды, Кытайның үзендә Интернеттагы кайбер сәхифәләр, мисал өчен YouTube ачылмый.

Болар барысы да Пекиндәге үзәк хөкүмәтнең Тибеттә кырыс иминлек чаралары планлаштыруына ишарә итә. Әлегә урам җыеннарында катнашучыларга төн уртасына кадәр бирелү таләбе куелды.

XS
SM
MD
LG