Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:07

"Нуриевка матурлык, сәләт, ягымлылык, кайнар хисләр – 55 еллык гөмеренең һәр минутында хас иде."


"Рудольф Нуриев: Тормыш" дип исемләнгән яңа китап узган ел Британиядә дөнья күрде. Аның авторы үзе дә элек биегән Джулия Каванах исемле язучы.Әсәрдә Нуриевның беренче тапкыр Уфа театрында качып сәхнә артыннан гына биючеләрне күрүеннән башлап Лондон, Париж, Нью Йоркта иң затлы даирәләргә керүенә кадәр бөтен тормышы сүрәтләнгән.

Аның турында беренче тапкыр дөнья 1961нче елда, тимер пәрдә артыннан Советлар Берлегеннән көнбатышка качуыннан соң ишетә. Әмма аның дөньяны тетрәндерүе ул чакта әле алда була. Гөмер буена – Себер юлында поездда дөньяга килгәненнән бирле Нуриев киртәләрне җимерергә мәҗбүр була. Балетта ирләрнең бию техникасын булдыру, биюне заманчалаштыру – барысы да Нуриев җилкәсенә төшә. Тарихка ул шулай ук үзеннән ике мәртәбә өлкәнрәк булган Англиянең беренче биючесе Марго Фонтейн белән парлап биюе белән кереп калды.

Русиядә Ленинградның Киров Опера һәм Балет театрыннан китү омтылышы да аның – танылган биючеләр белән бию теләгенә бәйле иде. Русия аның өчен тар иде, дип яза Каванах. Рус композиторларының әсәрләрен көнбатышта сәхнәгә куюга да Нуриевның өлеше зур булды. Кайчандыр үзе җитәкче булган Парижның Опера һәм Балет сәхнәсендә Аккош күле, Раймонда, Ромео һәм Джульетта, Щелкунчик, Баядера балетлары әле дә куела. Җитәкче буларак Нуриев бик күп яшь биючеләрне сәхнәгә чыгарды, алар хәзер дөньяда танылган биючеләр.

Нуриевның шәхси тормышына Каванах бик тыкшынмый, шулай да аның катлаулы һәм хисле булганы турында яза. "Нуриев хатын-кызлар белән дә, ирләр белән дә мөнәсәбәттә була, җенси мөнәсәбәт аның өчен рәхәтлек һәм иҗатка көч бирә", - дип яза Каванах.

Аның сәләмәтлеге какшый башлый, 1984нче елда аның ВИЧ чире белән зарарланган булуы ачыклана. 1973нче елдан бирле инде Нуриев сәхнәгә чыккан саен аяклары авыртудан азаплана.

ВИЧ табылганнан соң да Нуриев әле дистә елга якын бии. Китапта аның бөергә операциядән соң 6 көн узгач Австралиядә биегәне турында язылган. Нуриев анда биленә беркетелгән катетерлар белән бии.

Аның гөмерендәге соңгы ике чыгышы да – фәрештә һәм шәйтан була. Язучы Каванах – бу Нуриевның нинди булганын аңлата, дип яза. Яңа чыккан китапта Нуриевның тамчысына кадәр үзен сәнгатькә бирүе сүрәтләнгән. Шулай ук бу әсәр – балет сәхнәсенең үсеше тарихы турында да.

XS
SM
MD
LG