Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда интихар һөҗүмдә 7 кеше һәлак булган



Кабул – Әфганстанның Һелманд вилаятендә булган интихар һөҗүм нәтиҗәсендә, 3 чит ил хәрбие (2 данияле, 1 чех), аларның тәрҗемәчесе һәм 3 цивиль кеше һәлак булган.
НАТО көчләрендәге тагын 4 хәрби һәм 6 цивиль кеше җәрәхәтләр алган.
Хәрбиләр әйтүенчә, шартлаткыч тутырылган машинага утырган интихарчы коалиция көчләренә һөҗүм иткән.
Бу төбәктә Талибан сугышчылары әүзем эшчәнлек алып бара.

XS
SM
MD
LG