Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тибетта күпләп кулга алулар башланган



Пекин – Тибетта Кытай хөкүмәтенә каршы протест белдерүчеләрне күпләп кулга алулар башланган.

Бу турыда бүген Тибетларның Һиндстанда урнашкан хокук яклау оешмасы хәбәр итте.

Рәсмиләр башкала Лһасадан чит ил журналистларын куып чыгарган. Чит ил кешеләре төбәккә кертелми.

Бүген төн уртасында протест белдерүчеләргә үз ихтыяры белән бирелү өчен билгеләнгән вакыт чыга. Шуннан соң яңа бастырулар башланыр дигән борчулар бар.

Тибет губернаторы, узган атна башкалада булган чуалышлар вакытында 16 кеше һәлак булган, дип белдерде.

Тибетның сөргендәге хөкүмәте корбаннар саны 80 дип белдерә.

Чуалышлар күрше төбәкләргә дә җәелә дигән хәбәрләр килә.

XS
SM
MD
LG