Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев – ни чарадан бичарамы?


Медведевны Шәймиев та якын итә
Медведевны Шәймиев та якын итә

Русия һәм Көнбатыш белгечләре Медведев белән Путин ничек эшләр, ике баш бер казанга сыярмы, дип “баш ватуын” дәвам итә. Ләкин, кызыграк сорау да бар: ни өчен Путин шундый катлаулы идарә системын төзергә булган?


Бу сорауга җавап, һичьюгы аңа ишарә, 8 февраль Дәүләт шурасы утырышында яңгырады. Путин 2020 елга кадәр амбицияле үсеш планын бәян итте. Русия дөньяның 5 алдынгы икътисады арасына керергә тиеш, АКШ, Япония, Һиндстан һәм Кытай белән бергә.

Бер атнадан Медведев Красноярскийда Путин планының беренче 4 елын шәрехләде. Киләсе президент 4 ел алга караганда, китәсе президентның 12 ел алга каравы, күзәтүчеләр фикеренчә, яңа идарә системына күпмедер ачыклык кертә.

ХХI гасыр икътисады нинди булырга тиеш?

Путин Дәүләт шурасында әйткән, бәлки, төп фикер – 8 ел дәвам иткән агым (инерция) үсешен туктатып, тизәйтелгән икътисади яңарыш програмына күчү. Моны эшләмәсәк, илебезнең киләчәге куркыныч астында, һәм бу күпертү түгел, - диде ул.

Путинга аваздаш, Русиянең күп кенә икътисадчылары фикеренчә, Русия үзенең җитештерү инфраструктурасын җиңел генә яңарта алмый, чөнки Кытай, Һиндстан, Көньяк Азия җитештерүчеләре белән ярыша алмый. Аның урынына ул белемгә нигезләнгән инновация икътисадына таба барырга тиеш.

ХХI гасыр икътисады иҗатка, ирекле мәгълүмат агымына, шәхси башлангычка, тапкырлыкка нигезләнгән булырга тиеш. Бу сыйфатлар Путин чорындагы үзәкләшкән җәмгыятьтә моңарчы чикләнгән иде.

Күп кенә белгечләр фикеренчә, вертикаль идарә системнары («хакимият баганалары») - хөкүмәттә булсын, бизнеста – һоризонталь, челтәр системнар белән ярыша алмый. Соңгылары күпкә бөгелүчәнрәк.

Чекистлар үсешне чиклиме?

Ихтимал, Путин Медведевны сайлап, Маркс әйтмешли, “тарихи үзгәреш” зарурлыгын аңлап алган. Кайбер аналитиклар, шул исәптән Путинның якын тарафдарлары да, хәзерге хакимияттә чекистларның өстенлек итүе икътисади, социаль, һәм технология үсешен чикләргә мөмкин, дигән фикердә.

Язучы Максим Калашников һәм шәкли фәһем белгече Игор Бощенко “Киләсе кешечелек” исемле соңгы китапларында, бүгенге Русиядә хакимият бик тар чекистлар төркеме кулында, дип яза. Андый систем гадәттәнтыш шартларда гына эшли ала, икътисади һәм техник үсеш белән яраклаша алмый. Медведев һәм Путинга идарә төркемен бераз төрләндерергә кирәк булачак.

Кайбер күзәтүчеләр фикеренчә, Путинның ике башлы идарә системын сайлавы, аның “ил атасы”, “юлбашчы” вазыйфасыннан баш тартуын да аңлата. Ихтимал, аңа фикер белешү нәтиҗәләре йогынты иткән. Левада үзәге декабрьдә үткәргән белешүгә күрә, Путинның юлбашчы булуын 17% кына хуплаган, 30% каршы чыккан.

Путин Горбачевтан сабак алганмы?

Совет җитәкчесе Михаил Горбачев 1986 елда Советлар берлеген үзгәртеп кора башлаганда, яңа технологияләр торгынлыкны кузгатырга, социализмга яңа җан өрергә ярдәм итер дип өметләнгән иде. Ләкин яңа мәгълүмат технологияләре күбрәк иреклек таләбен дә алып килде. Нәтиҗәдә системы да, иле дә җимерелде.

Ихтимал, Путинның Медведевны сайлавы Горбачевтан сабак алуын аңлатадыр. Ул консерватив икътисади яңарыш башларга тели, ләкин моны сәяси систем контроленнән ычкындырырга теләми.

Бу системда вазыйфалар шулай бүленәчәк: Медведев, президент буларак, Путин алдан билгеләгән генераль стратегия һәм сәяси курс өчен җаваплы булачак. Путин, премьер буларак, бар икътисади һәм финанс йөгәннәрен кулында тотып, бу курсны гамәлгә ашыру өчен җаваплы булачак.
XS
SM
MD
LG