Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирскиның "Ләйсән" ансамбле 10 еллыгын билгеләде


Новосибирскиның татар “Ләйсән” ансамбле
Новосибирскиның татар “Ләйсән” ансамбле

15 март көнне Новосибирскиның өлкә татар мәдәният үзәге каршында эшләүче “Ләйсән” ансамбле оешып эшли башлавының 10 еллыгын билгеләде.


Бу уңайдан “Кызыл проспект” исемле мәдәният сараенда концерт-кичә оештырылды. Анда өлкә һәм шәһәр хакимиятләре вәкилләре, өлкәнең кайбер үзешчән сәнгать коллективлары катнашты. Кунаклар Татарстаннан, Омски һәм Кемерово шәһәрләреннән булдылар. Тамашачылар зал тутырып килгән иделәр.
“Ләйсән” ансамбленең иҗат юлы белән таныштырып киткәндә, ул 1998 елның язында оешып эшли башлады, март аенда беренче концертын куйды. 10 ел эчендә ансамбль Казанда, Казахстанның Семей шәһәрендә, Новосибирскиның үзендә һәм кайбер башка төбәкләрдә оештырылган конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булды. Концертлар белән “Ләйсән” коллективы Новосибирски өлкәсенең күп кенә татар авылларында булды, якын күршеләре булган Омски, Томски, Кемерово, Красноярски шәһәрләрендә, Татарстанның кайбер авыл-районнарында да чыгыш ясады. Ансамбль хәтта Иркутски һәм Чита якларына да барып җитте. Шунсы да игътибарга лаек, оешкан елларда “Ләйсән” җырчылары асылда Татарстан композиторларының җырларын башкарган булсалар, хәзер өстенлек сәнгать җитәкчеләре Рафик Әвлияров иҗат иткән җырларга бирелә.
Әлеге юбилей кичәсе дә Рафик Авлияровның “Ләйсән” җыры белән башланып китте. Аннан соң сәхнәгә кичәне алып баручы Рәмзия Галеева һәм Өлкә татар мәдәният үзәге директоры, “Ләйсән” ансамбле җырчысы Рауза Тихомирова чыкты. Алар халыкны әлеге тантана белән тәбрикләделәр, үзләренең телкләрен җиткерделәр.
Кичә барышында рәсми даирәләрдән тәбрикләү сүз белән Новосибирски өлкә мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Миллер һәм өлкә башлыгының милли, дини һәм хәйрия эшләре буенча киңәшчесе Игорь Бабенко чыкты. Алар өлкә һәм шәһәр хакимиятләрен исеменнән рәхмәт хатлары укыдылар, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырдылар. Татарстан мәдәният министрлыгының һәм Бөтендөнья Татар конгрессының тәбрикләүләрен танылган җырчы, җәмәгать эшлеклесе Гөлзада Сафиуллина һәм Татарстан мәдәният министрлыгы хезмәткәре Илгиз Кадыйров җиткерде. Алып баручылар Казахстаннан, Краснояр краеннан, Тыва республикасыннан килгән котлау телеграммаларын укыдылар. Төрле төбәкләрдән килгән коллективларның чыгышлары кичәнең концерт программасына үзенә бер күркәмлек кертте. Кайбер рус коллективлары хәтта татар телендә җыр һәм биюләр башкардылар.
Концерт тәмамланганнан соң юбилей кичәсе ирекле аралашу рәвешендә чәй өстәле артында дәвам итте. Анда да котлау чыгышлары, җыр һәм күмәк биюләр булды. Барсы да “Ләйсән” коллективының иҗатын югары бәяләделәр.
“Ләйсән” төркеме башка коллективлардан үзенә генә хас булган үзенчәлекләр белән аерылып тора”, - ди Татарстан мәдәният министрлыгы хезмәткәре Илгиз Кадыйров.
Ә җырчы Гөлзада Сафиуллина өчен “Ләйсән” коллективы белән танышу үзенә күрә бер ачыш булган.
Башкалар да: “Новосибирскида профессиональ дәрәҗәгә күтәрелгән сәнгать коллективы булуының әһәмияте, Себер ягында яшәүче татарларны берләштерүдә, аларның милли аңын үстерүдә, гореф-гәдатләрен, телен, мәдәниятен саклауда әйтеп бетергесез,” - диделәр.
XS
SM
MD
LG