Accessibility links

Кайнар хәбәр

Семей шәһәрендә Габдулхак Ахунҗановның концерты


Габдулхак Ахунҗанов
Габдулхак Ахунҗанов

Концерт барышында Габделхак җитәкләгән “Истәлек”, “Иртеш моңнары” ансамбльләре , “Борчаклар” дип исемләнгән нәниләр төркеме дә чыгыш ясады.

Шушы көннәрдә генә Татарстаннан читтә яшәүче татарлар арасында тагын бер мәдәни чара Казахстанның Семей шәһәрендә булып узды. Анда Татар сәнгать мәктәбе директоры, Семей шәһәре татар мәдәният үзәге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – Габдулхак Ахунҗановның аерым концерты булып узды. Концерт программасы асылда Габдулхак әфәнде иҗат иткән җырлардан төзелгән иде. Җырларны Гаделхак әфәнде үзе һәм Татар сәнгате мәктәбе укучылары башкарды. Залда мәктәпкәчә яшьтәге балалар да, өлкән яшьтәге тамашачылар да күп булды. Алар Габделхак Ахунҗановны да, аның күпсанлы конкурсларда катнашып, төрле дәрәҗәләрдәге лауреат исемнәренә лаек булган укучыларын -Диас Мусалимовны, Варвара Семенованы, Илдар Абдуловны һәм башкаларны җылы каршыладылар, көчле алкышларга күмделәр.
Концерт барышында Габделхак әфәнде җитәкләгән “Истәлек”, “Иртеш моңнары” ансамбльләре һәм “Борчаклар” дип исемләнгән 3-4 яшьлек нәниләр төркеме дә чыгыш ясады.
Концертны халык бик җылы кабул итте. Соңыннан сәхнәгә менеп рәхмәт әйтүчеләр һәм җырлаучылар да булды.
Шулай итеп, Семейда яшәүче милләттәшләребез тагын бер мәртәбә Габделхак Ахунҗановның иҗаты белән таныштылар, аның хезмәт җимешләрен күрделәр. Габделхак әфәнде шушындый концертлар белән Татарстан, Себер һәм Урал якларына да барып чыгарга ниятли. Дөрес, әлегә сәфәрнең матди ягы хәл ителмәгән. Ярдәм итүчеләр табылып, бу ният тормышка ашса, Семей талантлары белән Омски, Томски, Новосибирски, Екатеринбург, Төмән һәм Казан шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез дә таныша алыр иделәр.
XS
SM
MD
LG