Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:24

Тибетның сөргендәге хөкүмәте корбаннар саны 99-га җитте дип белдерә



Дһармасала – Тибетның сөргендәге хөкүмәте бүген Кытайның Гансу вилаятендә хөкүмәт көчләре белән булган бәрелештә 19 протест белдерүченең үтерелүе турында хәбәр итте.

Хөкүмәт вәкиле Тубтен Сампел сүзләренчә, узган атна башланган чуалышлар нәтиҗәсендә корбаннар саны 99-га җиткән. Кытай рәсмиләре бу сан 13 дип белдерә.

Тибетның рухи җитәкчесе Далай-лама, төбәктә вазгыять контрольдән чыкса, вазыйфасыннан китәчәген белдерде.

Чуалышлар 10 март көнне 1959 ел баш күтәрүен искә алудан башланып китте.

Кытай рәсмиләре Далай-ламаны тибетлыларны котыртуда, Олимпия уеннарына аяк чалу ниятендә гаепли.


XS
SM
MD
LG