Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиде тапкыр карап, бер тапкыр юлны чык, сабый!


Балалар катнашындагы юл хәләкәтләрен киметү ниятеннән Казанда “һәрберебез дә моңа юлыга ала” дип аталган кисәтү акциясе үткәрелде.

Узган елда Казанда балалар катнашында 161 юл һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә 5 сабый дөньядан киткән, 163 е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт алган. Ә быел Казанда 1 бала үлгән, тагын 15 е җәфа күргән. Балалар катнашындагы юл хәләкәтләрен киметү ниятеннән Казанда “һәрберебез дә моңа юлыга ала” дип аталган кисәтү акциясе үткәрелде.

«Туктагыз, уйланыгыз! Һәрберебез моңа юлыга ала!” Казан шәһәренең Мәскәү районы эчке эшләр идарәсе шушындый шигарь белән юл һәлакәтләренә очрап, сәламәтлекләрен какшаткан балалар өчен кисәтү акциясе үткәрде. Чараның максаты – балаларның юл һәлакәтләренә очрап, җәрәхәт алуын кисәтү, юл йөрү кагыйдәләренә игътибарны арттырырга өндәү, зур шәһәрдә булган юл һәлакәтеннән соң рухи тормышын җайларга ярдәм итү.

Чыннан да, баланың самими күңеле һәрвакыт каядыр ашкына, әкияти дөньяда яши. Хыялларын җимереп, физик яктан зыян кичерү баланың психикасына тискәре тәэсир итә. Шушы кичерешләрен оныттыру, дөньяга җайлашу, үз-үзенең ышанычын арттыру өчен уен-көлкеле чаралар оештырырга кирәк. Уен вакытында аларның хәтере, игътибарлылыгы үсә, җәмәгать тәҗрибәсе арта. ”, - ди Казан шәһәренең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсенең Мәскәү районы бүлеге хезмәткәре Рәшид Хәмидуллин:

Кешеләр авариягә очрап, күпмедер вакыт үткәннән соң да, һаман шушы яралар белән яшиләр, җафаланалар. Кайберләре йөри дә алмыйлар, гомерлеккә гарип булып калалар. Монда килгән балалар, йөз-кыяфәтләре белән сәламәт кебек булса да, җәрәхәтләр алу нәтиҗәсендә аларга күтәрергә, чабарга, уйларга ярамый.

Зөлфәт Ногманов исемле малайга үткән елны юл хәләкәтенә очраганнан соң, муен сөяге кузгалган дигән диагнозы куйганнар. Үзе белән булган хәлне ул болай сөйли:

Мин мәктәптән соң өйгә киттем, әнигә әти янына барам дидем. әти шабашкада эшли иде. Туңгач, өйгә кайтып киттем. Як-ягыма карыйм–машина юк. Юлны чыкканда бер машина килеп чыкты һәм мине бәрде.

Мин хәзер хәтта бик ашыксам да, юлда машиналар калмаганын көтәм, юлны чыкканда зурларга ияреп чыгарга тырышам, - ди Зөлфәт.

Чара барышында ЮХИДИ хезмәткәре чыгыш ясады, мәктәп укучылары арасында юл йөрү кагыйдәләре проблемасына карата түгәрәк өстәл, шулай ук төрле уеннар үтте.

Куркыныч һәлакәтләргә очрамаган кешеләргә һәрберебез дә мондый хәлгә юлыга алганын әйтәсе килә. Моннан бер кеше дә сакланмаган. Бераз гына кешеләр бу турыда уйлансыннан иде, балаларына көн саен юл һәлакәтләре турында искәртеп торсыннар иде. Юл һәлакәтләре азрак булсын өчен үткәрәбез акцияне.

Чарадан шундый нәтиҗәләр көтүе турында әйтте Рәшит Хәмидуллин. Әлбәттә, мондый акцияләр юл һәлакәтенә очраган балаларның кытыршы күңеленә бер кашык май гына, - дип өстәде ул.

XS
SM
MD
LG