Accessibility links

Кайнар хәбәр

КамАЗлылар лаеклы хезмәт хакын таләп итеп эш ташлыйлар


КамАЗ берләшмәсе дистәдән артык ширкәттән тора. Автомобиль заводы шуларның берсе һәм КамАЗларны ахыргача җыю шушында башкарыла. Машиналар шушыннан сатуга китә. Узган атна азагында ширкәтнең кабиналар җыю цехында эшләүчеләргә февраль ае өчен исәпләнгән хезмәт хакы кәгазьләрен тараталар. Үзләренә тиешле хезмәт хакының гыйнвар ае белән чагыштырганда шактый аз булуын күргән эшчеләр эш ташлый.
14 март көнне 100 КамАЗ урынына 30 гына җыела. Администрация эш ташлаучылар сөйләшү алып баргач, дүшәмбе көн конвейер эшли башлый. Шушы ук көнне ширкәт җитәкчеләре эш ташлаучыларның гамәлен “хезмәт хокукын бозу” дип бәяләде. Эшчеләр үз чиратында ширкәт директоры Илдус Баянов белән 18 мартка кадәр очрашу булмаса, тагын эш ташлау турында белдерә. Менә 18 мартта ширкәтнең барлык җитәкчеләре, КамАЗ профсоюзлары, мәгьлүмат сәясәте департаменты вәкилләре иртәдән кичкә кадәр шушында очрашуда булды. Әлбәттә, журналистлардан башка гына. Эш ташлаган кешеләрнең дә гаярьлекләре кимегән. Микрофон күргәч, читкә китеп бардылар. “Хәзер без үзебезне гаепле сизәбез. Чөнки забастовканы тиешенчә оештыра алмадык,”- диде аларның берсе “Азатлык”ка. Автомобиль ширкәтендә озак еллар эшләүче бу кеше исем-фамилиясен атамасак әңгәмәгә риза булды. Менә шушы эш ташлаучы фикерләре:
“Конвейерда слесарь булып эшлим. Исемемне кычкырып әйтәсем килми. Эш хакының түбән булуы безне борчыды һәм куркытты. Һәр җирдә бәя күтәрелгәндә нигәдер безнең февраль акчасын 33-37 %ка түбән булды. Югыйсә план да үтәлде. Яхшы эшләдек. Түләү түбәнәйде. Узган ай өчен 12 500 сум чыккан. Салымнар тоткач, 9700 сум калды. Завод өчен бик аз түләү бу. Азагы моның забостовка булып килеп чыкты, эшне туктаттык. Әйе, юристлар күзлегеннән караганда эш ташлау канунсыз. Без аны кануный рәвештә оештыра алмадык, тәкьдимнәрне дөрес бирә алмадык. Башта без ялгыш эшне туктаттык, аннан таләпләрне куйдык. Ямьсез килеп чыкты. Хәзер эш ташлауны гаепле була кебек сизәбез. Таләпләрне алга таба кабат күтәреп чыгарбыз. Чөнки әлегә кадәр хезмәт хакын күтәрү турында сүз юк. Урамда, транспортта бераз теләктәшлек сиздек. Ләкин безне урамга чыгып яклаучылар булмады. Башка ширкәтләрнең безгә кушылу ихтималы турында сүз булды, ләкин эшне зурга җибәрмәдек.”
“Коммерсант” газетасының 18 март санында КамАЗдагы забастовка хакында язма бирелгән. Анда Ленинград өлкәсендәге “Форд Мотор Компани” ширкәтенең профсоюзлары лидеры Алексей Этмановның мондый фикер-тәкьдиме бәян ителә:
“КамАЗ эшчеләре мондый аз хезмәт хакына лаек түгел. Кирәк булса, КамАЗ баш күтәрүчеләренә ярдәмгә килергә әзербез.”
Русиядәге Форд заводы узган ел забастовкалар ясап хезмәт хакын 20 %ка арттыруга ирешкән икән.
КамАЗ җитәкчеләренең эшчеләр белән очрашулары нинди нәтиҗә китергән, көн азагына билгеле түгел иде.
XS
SM
MD
LG