Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:29

Татарстан акчасына укып кайтканнар бер яктан хакимияткә рәхмәтле, әмма икенче яктан белемнәрне кулланырлык эш булмау аларның күңелләрен төшерә.


Дүшәмбедә Казан дәүләт университеты бинасында “Алгарыш” исемле Татарстан дәүләт грантлары программасы кысаларында чит ил һәм Русия югары уку йортларында белем алып кайтучылар форумы үтте. Төп мәсьәләләр – Татарстандагы белем бирүне ничек яхшыртырга һәм чит илдәге дипломнарга лаеклы эшне кайдан табырга?
Грант отучылар әле күптән түгел генә Казанга чит илдән яки Русиянең башка шәһәрләреннән әйләнеп кайткан, тәэсирләре әле онытылмаган, аларның анда ничек, бездә ничек дип чагыштырасы килә. “Алгарыш” программасында катнашучыларның форумында яңгыраган чыгышлар тәнкыйтьчән рухта килеп чыкты.

Программаны тәмамлаучыларның яңа гына оешкан берләшмәсе әгъзәсе һәм үзе дә Америкада укып кайткан Айсылу Якушева үзенең чыгышында башта хөкүмәткә рәхмәтләрен белдерде һәм соңыннан Татарстандагы уку-укыту системасын тәнкыйтләп алды.

Бездә теорияне укыталар, гамәли якка бик игътибар бирмиләр, анда китапханәне интернет аша да актарырга була. Бизнес ширкәтләр турында мәгълүматны табасы бик җиңел, барысы да ачык”, дип уртаклаша Айсылу Якушева.

Залда утырган төрле югары уку йортлары укытучылары арасында канәгатьсез пышылдау китте. Форумда чыгыш ясаган икенче бер укучы - Илшат Харисов АКШтагы югары уку йортларының көндәшлек шартларында эш серләре турында сөйләде. Ул Көньяк Нью-Һэмпшир университетында MBA дипломын алган, Һарвард универститетында белемен тагын да арттырган, сыналу үткән. Ул АКШтагы шушы ике университетта сыйфатлы белемгә югары игътибар бирелүе һәм студентларның ирекле фикер йөртүе, студентлар үзидарәсе хакында сөйләде.
Британиядә белемнәрен арттырган Наталья Гринадерова, андагы уку системасының хакимиятьтәге кешенең фикеренә ияреп түгел, ирекле фикер йөртүгә нигезләнгәнен хәбәр итте.
Шулай ук чит илдә укыган Мансур Сөләйман, уку системаның электрон рәвешкә күчерелүен һәм аның аркылы деканат һәм башка идәрә оешмаларының эше кимүе хакында нотык тотты.
Укытучылар, яшьләрнең уку-укытуга тәнкыйть белдерүен авыр кичерде. Ишетелерлек итеп, моның хәтле безгә пычрак атылганы юк иде әле, дип әйтүчеләр булды. Әмма, сәхнәдә нотык тоткан яшьләргә хуплау белдергән, кулларын килеп кыскан укытучылар да булды.
Форумда катнашкан хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов, чит илдә яшьләрне укытып кайтару сәясәятен яклап килгән җитәкче, Татарстан мәгарифендә булган проблемнарны инкарь итми. Университетларыбызны дөнья рейтингларына керерлек дәрәҗәгә кадәр үстерү өчен эшләргә кирәк, ди.

Яхшы, заманча белем алган кешеләргә нигезләнеп без киләчәктә системаны үзгәртергә җыенабыз, укуның гаебе юк. Амеркада яхшырак укыталармы - анда барыйк, Кытайдамы - шунда китик, безнең өчен аерма юк”, диде хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов.
Ул программаны алга таба да дәвам иттерергә, яңа юлларны эзләргә чакырды, белемнәрен арттырган кешеләргә эшкә урнашырга ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Татарстаннан 2006 елда 608 кеше Русия һәм чит ил югары уку йорталарында укып кайтты. 2007 елдан башлап төрле югары уку йотларында 542 кеше белемнәрен арттыра. Аларның укуы өчен Татарстан бюджетыннан 100 миллионлап сум акча китә. Зур акчалар түләп, чит телләрдә белемнәрен арттырган яшь белгечләр, кире Татарстанга әйләнеп кайткач эш табамы? Мәгариф министры Наил Вәлиев, сез Татарстанга кирәк дип әйтсә дә, чынбарлыкта да шулаймы?
Казан егете Илшат Харисов шушы "Алгарыш" программы нигезендә АКШта укып каткан, югары дәрәҗәле MBA дипломын алып каткан. Аңа эш тәкъдимнәре ясалган, әмма ул алардан баш тарткан, үзенең бизнесын корырга булган. Татарстанда уңышка ирешер өчен Һарвард дипломы кирәкме дигән сорауга ул болай җавап бирде:
Илшат Харисов
Бу белемнәрне файдалынып була. Безнең эш бирүчеләргә аңлатырга кирәк. Ул вакытта алар бу белемне бәяли башлый. Ә болай гына килеп кереп, синең чит ил белемең карьерага зур йогынты ясамый.”
Ә нәрсә ясый соң?
Эш тәҗрибәсе булуы кирәк. Татарстан хакимият оешмаларында күпмедер дәрәҗәдә бәйләнешләр булуы, туганлык факторын да истән чыгарып булмый. Ләкин бу әйбер дөньяның теләсә нинди иленә дә хас проблема. Минемчә, сәләтле кеше Татарстанда да зур уңышларга ирешә ала, мин моңа ышанам,” - дип сөйләде АКШта укып кайткан Илшат Харисов.
Шулай ук бу “Алгарыш” программы белән АКШта белемнәрен үстереп кайткан финанслар белгече Айсылу Якушева да яхшы эшкә урнашкан. Әмма ул үзенең тырышлыгы белән үзенең дипломын таныта алган, аннан соң гына күңеленә ятышлы эш урынын сайлап алган, ул хәзер инвестицияләр җәлеп итүче ширкәттә эшли.
Казан дәүләт университетының журналистика булегендә укыган һәм Британиядә белемен арттырып кайткан Наталья Гренадерованы эш бирүчеләр үзләре эзләп табып, бик теләп эшкә алган. Ул хәзер “Татэнерго” ширкәтенең матбугат хезмәтендә эшли.
Чит илдә укып каткан IT белгече Мансур Сөләйман әлегә үзенә лаеклы эш таба алмый. Башка егетләргә-кызларга укыган университетларында фәнни-эзләнү эшләрен дәвам иттерергә тәкъдим итәләр.
Эш урыннары бар, әмма аларда чит илләрдә, Русиянең иң данлыклы уку йортларында алган белемнәрне кулланып бик булмый, ди әлеге программаны тәмамлаучылар. Канатланып кайткан яшьләрнең белемнәрен куллану өчен эш урыннары җитәрлек түгел. Андый проблеманың барлыгын, әлеге “Алгарыш” программасын багып баручы мәгариф министры урынбасары Алберт Гыйлметдинов да таный.

Аларның барысы да урнаша, эш урыннары аларның дипломнарына туры киләме юкмы, ансы - башка мәсьәлә. Әмма һәр берсенең диярлек эше бар,” - ди ул.
Яңа гына программаны тәмамлаучылар яхшы эш аларны үзе эзләп табыр, хакимияттән яхшы тәкъдим килер көтә. “Алгарыш” программасын тәмамлаучыларны берләшмәсе вәкиле Айсылу Якушева болай ди:

Безнең килешүләрдә кайтуга без 3 ел Русия ширкәтләрендә эшләргә тиеш, дип язылган. Ягъни безне көтәләр, без кирәк дигән мәгънә ята. Без әйләнеп кайтабыз, ә безне монда бушлык көтә. Безне көтмиләр һәм белмиләр дә.
Шушы яңа оешманың максаты да - белемнәрен арттырган яшьләрне таныту, эш бирүче ширкәтләр, кадрлар агентлыклары белән хезмәттәшлекне урнаштыру.

Татарстаның элегрәк тә чит илгә яшьләрне укырга җибәргәне булды. 90 еллар башында бер төркем егетләр-кызлар Төркиягә, башка илләргә укырга китте. Аларның күбесе кире әйләнеп кайтмады. Татар-төрек лицейлары аша да, Төркиядә белем алып кайтучылар байтак. Алардан да да әйләнеп кайткач, белемнәрне кулланырлык эш таба алмаулары турында ишетергә туры килә. Дәрәҗәле уку йортларын тәмамлаган берничә кеше Түбән Камадагы нефте-химия ширкәтләрендә хезмәт итә. Тагын бер кеше Казан шәһәр идарәсендә, финанслар бүлегендә эшли.

XS
SM
MD
LG