Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:46

Бүгенге көндә русияләрнең өчтән ике өлеше яһүдләргә начар мөнәсәбәттә икән. Мәскәүдәге кеше хокуклары бюросы тәкъдим иткән хисап шуны күрсәткән. Анда дини яһүдләрне даими кыйнау әйтелгән. Шулай ук яһүд зиратларына һөҗүмнәр оештырылганы да мәгълүм.


Татарстанда да яһүд каберләрен мәсхәрәләүләр булды. Шуңа да карамастан Татарстандагы яһүд җәмгыяте җитәкчесе Русиядә яһүдләргә караш гомумән алганда начар түгел, ди.

Русиядә дини яһүдләрне, ягъни тышкы кыяфәтеннән үк яһүд икәне күренеп торучыларны кыйнаулар турында әледән-әле ишетергә туры килә. Ел саен мондый 15-20 очрак теркәлә, моннан тыш 30-40 тапкыр синагогаларга, каберлекләргә һөҗүмнәр оештырылуы мәгълүм.

Урта Азия, Кавказдан чыккан халыклар белән чагыштырганда яһүдләрне җәберләү азрак дип саналса да, Җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру Русиядә яһүдләрне сөймәүчеләр шактый булуын күрсәтә. Мисал өчен, русияләрнең 17 % яһүдләр белән бер хезмәт урынында эшлисе килмәвен әйткән, 28% исә гаиләдә яһүд булуын теләми икән, ә 64% гомумән яһүдләргә начар карашта булуын белдергән.

Бары тик яһүдләрнең (Урта Азия һәм Кавказ халыкларыннан аермалы буларак) төскә-биткә аерылып тормавы гына аларны һөҗүмнәрдән коткара дип саный белгечләр. Дини яһүдләр генә үз кыяфәтләре һәм киемнәре белән тирә-юньдәгеләрнең игътибарын җәлеп итә. Шул сәбәпле аларга ташланулар да күбрәк теркәлгән.

Кеше хокуклары бюросы хисабында яһүдләргә каршы булган партияләр, оешмалар барлыгы да әйтелә. Коммунистлар фиркәсе мисал итеп китерелә. Ә Татарстандагы яһүд җәмгыяте рәисе Александр Вельдер моны, бу бары аларның үзләренә игътибарны җәлеп итәргә теләве генә, ди

"Милли мәсьәлә ул бик катлаулы проблема. Шуңа кемдер үз файдасына нәрсәдер эшлисе килсә, шул милли мәсьәлә белән уйный башлый. Ничектер башкалардан аерылып игътибарны җәлеп итәргә кирәк бит”, ди Татарстандагы яһүд мохтәрияте вице-президенты Александр Вельдер.

Шул ук вакытта ул яһүдләрне кыйнау, синагогаларга, каберлекләргә һөҗүмнәр ниндидер "өстән” кушылып эшләнгән гамәлләр түгел дип саный.

"Дәүләт дәрәҗәсендә яһүдләргә караш яхшы. Һәрхәлдә Татарстанда хакимияттән нәрсә сорасаң да, каршы килмиләр. Көнкүрештә генә аерым кешеләрнең яратмавы бар”, ди ул.

Татарстанда да яһүд каберлекләренә һөҗүмнәр була. Вальдер әйтүенчә, алар бу уңайдан эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итеп тора, әмма гаеплеләр табылмый.

“Бу вакыт-вакыт булгалый инде, соңгы елларда берничә тапкыр һөҗүмнәр ясалды. Күңелсез хәлләр очрый. Әмма нишлисең, яшәргә кирәк бит", - ди Александр Вельдер.

Татарстанда бүгенге көндә 10 мең яһүд яши дип исәпләнә. Алар арасында җитәкче урыннарында эшләгәннәр дә шактый. Казанда яһүд мәктәбе дә бар. Әмма Татарстанда яһүдләр башка миләт вәкилләреннән аермалы буларак күзгә бәрелеп тормый.

2002нче елгы җан исәбен алу нигезендә, Русиядә 233 мең яһүд яши дип теркәлгән. Ә 1990нчы елга кадәр аларның саны 537 мең булган. Күпләр чикләр ачылгач Израильгә күченүне кулай күргән. Русиядә яшәп калган яһүдләрнең күбесе я лаеклы ялда, я исә урта яшьтән узган буын икән.

XS
SM
MD
LG