Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ белән Русия ракета калканы мәсьәләсендә килешүгә ирешә алмады



Мәскәү – Русия һәм Кушма Штатлар Американың Европада ракета калканын урнаштыру планы мәсьәләсендә килешүгә ирешә алмаган.

Бу турыда Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров бүген Мәскәүдә Кушма Штатлар дәүләт секретаре Кондолиза Райс һәм саклану министры Роберт Гейтс белән булган сөйләшүләрдән соң әйтте.

Шулай да, Вашингтон Мәскәүнең борчуларын киметерлек берничә "файдалы" тәкъдим ясады, дип өстәде Лавров.

Гейтс сүзләренчә, Кушма Штатлар, аның радарлары һәм ракеталары Русиягә янамавы турында дәлилләр китергән.

Райс та, Лавров та, тарафлар шушы һәм башка мәсьәләләрдә конструктив эшли ала, дигән ышаныч белдерде.

XS
SM
MD
LG