Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ министрлары Русия оппозициясе белән дә очрашты


Мәскәүгә килгән пар - Райс (у) һәм Гэйтс
Мәскәүгә килгән пар - Райс (у) һәм Гэйтс

АКШ дәүләт секретаре һәм саклану министры инде икенче көн Мәскәүдә - Кондолиза Райс һәм Роберт Гэйтс Русиянең югары җитәкчеләре белән генә түгел, илдәге хакимияткә оппозициядә торган көчләрнең вәкилләре белән дә очрашты.


Кушма Штатларның шушы югары вәкилләре соңгы елларда Мәскәүгә икәүләшеп килү гадәтен кертеп җибәрде. Аларны кабул иткән як та очрашуга парлашып килергә мәҗбүр шуңа күрә - Райс һәм Гэйтсның Русия башкаласындагы төп очрашулары Сергей Лавров һәм Анатолий Сердюков белән үтте.

Моңардан тыш, икәүләшеп килгән американ кунакларын Мәскәүдә бу юлы элеккеге төсле бер түгел, ә берьюлы ике президент кабул итте. Башта алар яңа сайланганын - Дмитрий Медведевне барып күрде, соңрак Русиянең хәзерге башлыгы Владимир Путин белән күреште.

Ә инде сишәмбе иртән Райс һәм Гэйтсның Русиядәге оппозиция вәкилләре өчен дә вакыт тапты - алар Яблоко партиясе җитәкчесе Григорий Явлинский һәм элекке Думаның бәйсез депутаты Владимир Рыжков белән иртәнге чәйгә очрашты. Сөйләшү барышында американ ягы өчен Русиядәге хәзерге сәяси вазгыять, гади халыкның нинди уйлар белән яшәве, Америкага нинди мөнәсәбәттә торуы турында мәгълүмәт алу мөмкинлеге булды.

Очрашудан соң Григорий Явлинский "узган 20 ел эчендә Русия һәм Кушма Штатлар беректәш булып китә алмады, Райс һәм Гэйтсның белән очрашуда мин моның нигә шулай булуы сәбәпләрен аңлатырга тырыштым", дип белдерде һәм "сер түгел, Русиядә шактый гына халык әле һаман да Кушма Штатларга курку һәм шик белән карый", дип тә өстәде.

Игътибарны шул җәлеп итте - Райс һәм Гэйтсның иртәнге чәенә Русия хакимиятенә бигрәк тә аяусыз оппозициядә торган ике күренекле әһел - Михаил Касьянов һәм Гарри Каспаров чакырылмаган иде.

Шуннан соң американ кунаклары Лавров һәм Сердюков белән очрашуга китте, ул 6 сәгатькә якын барды. Сөйләшүләрдән соң хәбәрчеләр каршына чыккан министрлар алай да әллә ни зур казанышлар белән мактана алмады.

Сергей Лавров ачыктан-ачык иң мөһим проблемаларның берсе - Европада американ ракета калканын урнаштыру мәсәләсендә килешүгә ирешелә алмавын белдерде, әмма ул берүк вакытта Русия ягына бу өлкәдә мөһим бер тәкъдим ясалуын игълан итте.

Ә Кушма Штатларның саклану министры Роберт Гэйтс гомумән, Чехия һәм Польшада урнаштырылыр дип планлаштырылган ракета калканы мәсәләсе әле Буш президент булган чорда ук, ягъни шушы ел азагына кадәр хәл ителер дигән өметтә торуын әйтте.

Шулай итеп Вашингтон Европада ракеталардан саклану системасын корудан баш тартмый, әмма ул берүк вакытта аның Русиягә каршы юнәлдерелмәвен кабатлый. Роберт Гэйтс моны Мәскәүдә янә бер белдерде.

Мәскәүдәге парлы очрашу шулай итеп үзара килешүгә ирешү белән булмаса да, килешергә кирәк дигән фикергә килеп тәмамланды.

XS
SM
MD
LG