Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:42

Соңгы арада яшьләр арасында фитнес үзәкләргә йөрү популярлашты. Бу модага иярүме, әллә сәламәт тормыш рәвешен сайлаумы?


Казанда фитнес үзәкләрнең саны артканнан-арта бара. Бәяләре дә төрле, бер тапкыр шөгыльләнеп кайту 600 сумнан башлап, еллык абонимент 70 меңнән артып киткәннәре дә бар икән. Бүгенге көндә фитнес үзәкләрдә халыкның артуы нәрсәгә бәйле, спорт белән шөгыльләнү мода артыннан куумы әллә сәламәт тормыш рәвешен сайлаумы? Әлегә сорауларга “Гольфестрим” дигән фитнес үзәк тренеры Дамир Гыйбадуллин һәм “Динамо” спорт залында шөгыльләнүче егет Илмир Җиһангиров җавап бирә.
Дамир Гыйбадуллин. Хәзер чыннан да, кешеләр бер-берсе белән җыелышып сөйләшкәндә, син кайсы фитнес үзәккә йөрисең дип сүз башлыйлар. Мондый нәрсә ничектер модага да кереп китте. Әлбәттә, һәр кешенең үз максаты бар, кемгәдер ябыгырга кирәк, кемгәдер авырлыгын үстерергә, ә кемдер яңа танышлар табыр өчен, аралашу җитмәгәнгә фитнес үзәккә йөри.
Рөстәм Исхакый. Менә син шул танышу очракларын үзең күрмәдеңме?
Дамир Гыйбадуллин. Булды андый хәл. Бер көнне чишенү - киенү бүлмәсенә кергән идем, анда бер ир кызлар белән танышу өчен бию төркеменә язылам дип сөйли иде. Ул фитнеска да йөри һәм менә башкасына да өлгермәкче була.
Рөстәм Исхакый. Үзең эшли торган фитнес үзәк турында сөйләп кит әле, кемнәр йөри анда?
Дамир Гыйбадуллин. Безгә 14 яшьтән йөрергә ярый. Бәяләр урта катлау кешеләре өчен дип уйлыйм. Чөнки бер тапкыр килеп шөгыльләнер өчен кимендә 600 сум кирәк. Хәзер бөтен заманча фитнес клубларда бәяләр шул тирә. Ул 600 сумга керә диагностика ясау, кан басымын, йөрәк тибешен карыйлар һәм нинди юнәлеште кайсы мускулларга нинди күнегүләр кирәклеген әйтәләр. Аннан соң без тренерлар беренче килгән кешегә күнегүләрне үзебез ясап күрсәтәбез, инде калган көннәрдә үзләре эшли, без кирәк булсак, аерым бәягә махсус тренер белән шөгыльләнергә тиеш була. Фитнес үзәккә күбрәк 35 – 40 яшьлекләр йөри. Алардан спорт белән кайчан шөгыльләндегез дип сорыйм. Мәктәптә укыганда, студент вакытта подвалларда диләр. Элек бит мондый фитнес үзәкләр юк иде.
Рөстәм Исхакый. Казанда фитнес үзәкләр күпме, санап караган юкмы?
Дамир Гыйбадуллин. Иң беренче булып мега фитнес клуб – “Планета Фитнес” үзәге ачылып китте. Хәзер аның икенчесе дә бар. “Эксфит” дигән үзәк белән бергә мин эшли торган “Гольфестрим” бер тирәдә эшли башладылар. Бер-ике ай элек “Премиум класс” ачылды, vip кешеләр өчен, еллык абониментның иң арзаны 70 мең.
Рөстәм Исхакый. Йөриләр микән ?!
Дамир Гыйбадуллин. Йөриләр ди, иптәш егет шунда эшли, 150 абонимент саттык инде диде.
Рөстәм Исхакый. Сезгә мөрәҗәгать иткән кешеләр гадәттә ни тели?
Дамир Гыйбадуллин. Һәрбер кешенең үз максаты бар.30 яшьтән арткан ир-атларның корсак үсә башлый бит инде. Сәбәпләре, начар гадәтләр, физик хәрәкәтнең аз булуы. Әйткәнемчә, кемдер ябыгырга, кемдер мускул үстерергә, кайберләре яңа танышлар табырга тели. Егетләрнең матур тәнле булып, кызлар кызыктырасылары килә.
Рөстәм Исхакый. Менә син үзең фитнес белән шөгыльләнеп нинди нәтиҗәләргә ирештең?
Дамир Гыйбадуллин. Фитнеска кадәр мин милли көрәштә идем. Сәламәтлеккә зыян килү сәбәпле аннан читләшәсе булды. Ә болай мәктәп вакытында ук подвалларда спорт белән шөгыльләндек. Иң беренче спорт залым ике бүлмәле фатир булды, кимендә анда 30 кеше физик күнегүләр ясый иде. Фитнес белән шөгыльләнә башлаганда минем авырлык 55 кило булса, хәзер менә 3 ел үткәч 85 кә җиттем. Бу тазару түгел, ә мускулларның үсүен күрсәтүче саннар.
Рөстәм Исхакый. Фитнесны кайберәүләр авыр атлэтика дип тә әйтәләр. Алар икеседә бер әйбер түгелдер бит?

Дамир Гыйбадуллин. Авыр атлэтика ул бөтенләү башка спорт төре. Олимпиа уеннарының берсе. Бу юнәлештә “Батыр” спорт сараенда шөгыльләнәләр. Анда төп ике хәрәкәт бар, ул русча әйтсәк рывок һәм талчок. Ягъни бу төрнең фитнеска бернинди катнашы юк дип әйтергә була.

Дамир әйткзн күнегүләрнең берсен (штанга белән чүгәләү) "Динамо" спорт залында Дмитрий эшләп күрсәтте
Мәсәлән, мускулларны күрсәтү ярышларына күп спортсменнар авыр атлэтикадан, троеборьедан килә. Троеборьеда төп өч төрле күнегү бар, аларны тагын русча әйтәм инде, становая тяга, приседания, җим лежа. Бу күнегүләр фитнеста да бар, чөнки аларны эшләгәндә төп мускуллар хәрәкәткә килә. Егетләрнең гәүдәләрен таза итәселәре килсә, шушы күнегүләр нык ярдәм итә. Төп инструмент монда штанга - тимер таяк.

Рөстәм Исхакый.
Күпме вакыт эчендә тәнне матурлап була, төгәл әйтә аласыңмы?
Дамир Гыйбадуллин. Кем ничек шөгыльләнә инде. Бөтен кагыйдәләрне үтиләрме. Безгә башта бит механизмны спорт залда башлап җибәрергә кирәк. Аннан соң физик күнегүләр эшли башлаган кеше кимендә 7-8 сәгать йокларга тиеш, 3-4 сәгать саен ашарга-эчергә.
Рөстәм Исхакый. Бүгенге ыгы-зыгылы тормышта барлык кагыйдәләрне үтәү мөмкинме соң?
Дамир Гыйбадуллин. Уңай нәтиҗәләргә ирешү әлбәттә авыр. Гадәти тормыштагы проблемалар барсыда күнегүләргә тәэсир ясый һәм күп очракта тискәре якка. Бүген син супермен булырга мөмкинсең, икенче көнне бернинди хәлең дә калмавы бар. Физик хәрәкәтләрдән соң ял итү, дөрес туклану да зур роль уйный.
Рөстәм Исхакый. Бүгенге көндә кибетләрдә мускуллар үстерә торган төрле препаратлар сатыла. Аларны ашап кына да тәнне матурлап була диләр, бу дөресме?
Дамир Гыйбадуллин. Әйе, дөрес…ләкин физик күнегүләр эшләү шарт. Әле бар тыелган препаратлар, менә аларны кулланырга тәкъдим итмәс идем...
Спортсменнарга махсуслашкан кибетләрнең иң билгелесе “Комбинат Здоровья” бинасында урнашкан. Анда күбрәк протеин, аксым кушылмалы матдәләр сатыла. Ул он, порошок халендә була, суга яки сөткә бер-ике кашык кушып эчәсең дә, организм 40-50 минутта препаратта булган аксым, углевод кебек кирәкле туклыклы матдәләрне үзләштерә.
Рөстәм Исхакый. Ул сатыла торган матдәләр зыянлы түгелме соң?
Яшь тренер - Дамир Гыйбадуллин
Дамир Гыйбадуллин.
Протеин зыянлы түгел, чиста аксым бит анда. Гадәти ризыкны организм озак үзләштерә, ә монда кирәкле матдәләр кушылмасы әзер халәттә була. Шуны да әйтергә кирәк, махсус кушылмалар эчмичә, артык физик күнегүләр ясамыйча да таза, мускуллы кешеләр дә бар. Аларны табигать тумыштан шулай яраткан.

Рөстәм Исхакый.
Яшьләрне спорт зал, фитнес нәрсәсе белән җәлеп итә икән?
Дамир Гыйбадуллин. Бер, ике, өч ай шөгыльләнгәннән соң тәнеңдәге үзгәреш сизә башлыйсың. Иң башлары киңәя, мускуллар зурая. Бу үзгәрешләр адреналин, кураж бирә. Тагын да яхшырак нәтиҗәгә ирешәсе килә башлый.
Рөстәм Исхакый. Берничә ел спорт белән даими шөгыльләнүче Илмир Җиһангиров ни дияр икән. Фитнес үзәккә йөрү аңа ни бирә?
Илмир Җиһангиров. Спортка мәхәббәт балачактан ук килә. Мин авыл баласы. Казан дәүләт университетын бетереп инде гаиләле кеше булсам да физик күнегүләр ясавымны, фитнес үзәккә йөрүемне дәвам итәм. Бу нәрсә бирә дигәндә?..Беләсеңме, көннәр буе гаиләңә, үзеңә җитәрлек акча эшләргә тырышасың . Эш дәверендә стресс, рухи ару барлыкка килә. Спортзалны мин ял итү җире кебек кабул итәм. Бер нәрсә турында кайгырмыйча, онытылып, 2 сәгатьне үзеңә багышлыйсың. Бу фитнес үзәккә фәкать үзем өчен генә йөрим, мода артыннан куу, дуслар алдында мактану өчен спорт залга йөрү миңа кызыклы түгел.

XS
SM
MD
LG