Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:10

Мәскәүдә милләтара фестиваль узды


Мәскәүнең милли мәдәни үзәге президент грантларына гариза биргән вакытта ул акчаларга үткәреләчәк чаралар татарлар өчен генә түгел, башка милләтләр катнашында уздырылырга тиеш, дигән шарт куелган булган.

Һәм мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе Роза Хабибуллина «Дуслар йөзе» дип аталган милләтара фестиваль уздыру проектын тәкъдим иткән. Ләкин грант акчалары 5 чарага бүленү сәбәпле, ул акчалар гына фестиваль өчен бик аз булып чыккан. Бу хакта Роза Хабибуллина оештыруда катнашучыларның күбесе бушлай эшләде. Һәм бүләкләрне бик кыйммәтле булмаганнарын алырга туры килде, диде.

Өч көн дәвамында татар мәдәни үзәгендә Мәскәүнең 20дән артык милли оешма үзешчәннәре фестивале барды. 15 мартта фестиваль нәтиҗәләре игълан ителеп, җиңүчеләр катнашында гала-концерт узды. Роза Хабибуллинаның әйтүенә Караганда, бу фестивальдә 200 артык төрле милләт үзешчәне катнашкан. Алар арасында аерым әйткәндә беренче урынга чыккан грузиннарның «Иверия» төркемен, Дагыстан оешмасының «Таң» төркемен, Татар мәдәни үзәге каршындагы Рәдиф Яваев җитәкчелегендәге биючеләр төркемен атарга була. Шулай ук биредә, чуаш, малдаван, чегән, яһүд, кумык, украин, башкорт оешмаларыннан да үзешчәннәр чыгыш ясады. Фестивальдә 3 номинациядә - җыр, бию, музыка коралларында уйнаучы төркем чыгышлары булды. Шулай ук җиңүчеләрне яшьләренә карап та билгеләделәр.

Мәскәү педагогия коллиятендә татарча җыр-биюгә өйрәтүче җитәкче Зөфәр Сәхәбиев, төркемдә бер генә татар баласы да булмауга карамастан, татар көйләрен бик яраталар, диде. “Мин аларга «Әнисә» көенә кашыклар белән бию дә куйдым. Ул төркем белән берничә тапкыр Татарстанда да чыгыш ясарга туры килде. Телевидениедә һәм Сарманда да чыгыш ясадык. Мин бит Сарман районыннан. Бары шуны гына әйтә алам, минем белән эшләгән кешеләр татарлар турында беркайчан да начар сүз әйтмәсләр», диде Зөфәр Сәхәбиев.

Дагыстанлы биюче кызлар арасында татар кызының да ут чәчеп биюе тагы да кызыклы тоелды. Җитмәсә, Мәскәүдә туып үсүенә карамастан Диләрә исемле ул кыз татарча да матур гына сөйләшә икән. «Мин татарча да бии беләм. Анысын әнием өйрәткән иде. Ә менә бу төркемгә керүемә мин бик шатмын. Чөнки биредә биюләр кызу, шунысы белән миңа ошый” диде, икенче курста институтта укучы дагыстан биюен яратучы татар кызы Диләрә.

Шулай итеп, Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә, татар оешмалары тәкъдиме белән «Дуслар йөзе» дип аталган милләтара фестиваль узды. Җиңүчеләр арасында татар биючеләре, җырчылары да бар иде.

XS
SM
MD
LG