Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сахалинга Казан бик ерак


Русия хөкүмәтенең Ерак Көнчыгыш төбәген үстерү программасы өчен бирелә башлаган акчасы андагы татар-башкорт халкының яшәешенә үзгәреш кертерме?

Русиядә Ерак Көнчыгыш һәм Байкал аръягын үстерү программасы ел башында ук көчкә кергән иде. Әмма төбәкләрне үстерү министрлыгы моның өчен акчаны әле яңа гына ала башлаган. Әлеге министрлыкта Ерак Көнчыгыш юнәлеше өчен җаваплы Камил Исхаков әйтүенчә, бу 567 миллиард сум яшәеш челтәре: юллар, электр-газ үткәргечләр һәм һава аланнарын, диңгез портларын үзгәртеп кору өчен тотылачак. Сахалин утравы белән олы җирне бәйләүче заманча паром юлы булдыру да каралган. Бу хакта ул “Российская газета”ның 18 март санына биргән әңгәмәдә әйтә. Бу акчаларның бизнеска алшартлар гына булып торуын да яшерми. Шул ук вакытта Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесендә халыкның тормыш хәле түбән булып калуын дәвам итә. Яшәү минимумы ике мәртәбә зуррак булса, уртача хезмәт хакы бары тик 25 процентка гына артык. Аннан да кала хезмәт хакларын электр энергиясе бәяләренең югары булуы ашап бетерә диярлек. Әлеге бүлгенең бер шәһәре- Көньяк Сахалинда яшәүче татар-башкорт халкының да хәлләре бик үк шәп түгел.
Япон машиналары хутта
“Минем япон машинасы бар иде. Аны саттым. Хәзер үзгәне (бүтәнне) алырга тырышам”,- ди Көньяк Сахалин шәһәрендә яшәүче Зәкия Вәлитова. Монда Япониядә эшләнгән машиналар хутта икән. 99 процент дип әйтергә була. Әмма “Туган тел” оешмасы башлыгы Зәкия Вәлитова әйтүенчә, Сахалинда яшәгән бөтен татар-башкорт халкының япон машиналарын алырга хәленнән килми.
“Дәүләт оешмаларында эшләүче татар-башкортларыбыз бар. Аларның хезмәт хаклары кечкенә. Мисал өчен, Башкортстаннан бер апабыз бар. Ул көллияттә сакчы булып эшли. 6 мең сум акча ала”,- ди Вәлитова. Бу якларда минималь хезмәт хакы 6 мең 600 булганга, ашарга да җитми ул дип тә өстәп куйды.
Сахалинда гөбәдияләр дә балыктан
“Бездә ипи 24 сум, айбагыр (үсемлек) мае 90 сум, ит 400 тәңкә. Шуңа күрә итне бар халык та ала алмый”,-ди Зәкия Вәлитова. Шуңа күрә “Туган тел” оешмасы төрле милли чаралар үткәргән вакытта химаячеләр ярдәме белән ит пәрәмәчләре, өчпочмаклар пешереп кунак итергә тырыша. “Бездә бай татарлар бар. Алар сарыклар алып бирә. Ә бер сарыгыбыз 20 мең сум тора”. Ә бу киң күңелле бай татарлар балык тоту ширкәтләрендә эшли икән. Балык ягы булганга “җир читендәге” татарларның гөбәдияләре дә балыктан. Кореялылар күп яшәгәнгә, милли ризыклардан кала, аларның ризыгы та татар табыны түрендә.
Өлкәннәр бер уч туфракка тилмерә
“Туган тел” оешмасы 1946 елда ачлыкка түзә алмыйча туган җирләреннән Сахалин якларына күчеп килгән татар-башкортларны табып, бергә җыеп “Чын күңелдән” кичәсе үткәргән. “Безнең Тататрстаннан чыккан әбиләр үлгәнче кайтып килергә телиләр. “Сабантуебыз элек булмады. “Туган тел” оешмасына рәхмәт. Сабантуебызны күрдек инде. Ә Татарстанны күрә алмыйбыз”,- диләр. Татарстанны үлгәнче күрергә телиләр. Туфрак алып килергә куштылар”,- ди Зәкия Вәлитова. Өлкәннәр туган илләренә юл алучылардан бер уч туфрак алып килүне үтенсә, “Туган тел” оешмасы Татарстан президентына бу әбиләргә туган якларын күрсәтү өчен бер сәяхәт оештырырга ярдәм кулы сузмас микән дигән үтенеч хаты яза. Кая әбиләрнең 50 мең сум акчалары булсын ди. Кайтып килү өчен юлга гына әнә шулкадәр акча кирәк. Шуңа күрә, хәтта, җиң сызганып эшләүчеләр дә соңгы елларда бу хыялларын тормышка ашыра алмый.
“Российская газета”га биргән әңгәмәдә Камил Исхаков та бу мәсьәләгә кагылып үтә. Очкыч бәяләренең кыйммәт булуын танып, ягулыкны тимер юл белән китергәнгә күрә шулай килеп чыга дип белдерә.
Зәкия Вәлитова татар яшьләр белән
Сахалинда “Туган тел” оешмасы булдырылганга кадәр монда яшәүче татарларның яшь буыны үзләренең кем икәнен бөтенләй оныткан була. Күпләр урыс зиратына җирләнгән. Яшьләрнең күпчелегенең муеннарында тәре. Хәтта кайберәүләр өчен әти-әниләрен табутка салып күмү гадәти хәлгә әйләнеп калган.
“Татарстанның Кукмара районыннан 80 яшьлек абыйны күмделәр. Балалары татарча күмергә бирмәде. Без татарча күмик дип бик сораган идек. Илһамия әби табут янында барыбер кулын үзебезчә татарча куеп бисмилла әйтеп утырды. Ә без артында: “Нигә безнең татарларны балалары татарча күмергә бирмиләр”,-дип еладык”,-ди Зәкия Вәлитова.
Сахалин өлкәсе хакимиятенең рәсми сәхифәсе белдерүенчә, узган бер ел эчендә халык саны 5 меңгә кимегән. Бөтен бүлгедә дә хәл артуга түгел, ә кимүгә таба бара. Монда Русия хөкүмәте биргән акчага киләчәктә булдырылачак яшәеш челтәре еллар үтеп кытайлар кулына калырга мөмкин дигән фаразларга Камил Исхаков та каршы килми.
21 мартта якшәмбе мәктәбе ачыла
19 март көнне “Туган тел” оешмасы төзелгәнгә ике ел тулды. Сахалин утравында 7 меңләп татар яши. “Ерак көнчыгыш татарларының проблемалары бик күп. Аларны чишәр өчен без бердәм үзәк ачарга телибез. Ул Хабаровски шәһәрендә булырга тиеш. Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге булдырыру кирәк. Бу үзәк безгә бер-беребезгә ярдәм итер өчен дә кирәк. Казан ерак, бик ерак!”- ди Зәкия Вәлитова. Бу көннәрдә ул якшәмбе мәктәбе ачу мәшәкатьләрендә. Чара 21 мартта булачак.
XS
SM
MD
LG