Accessibility links

Пакыстан парламенты рәисе итеп хатын-кыз сайланды



Исламабад – Пакыстан парламенты рәисе итеп тарихта беренче тапкыр хатын-кыз – Фәмидә Мирза сайланды.

Аның намзәтен мәрхүмә Биназир Бһутто җитәкләгән Халык партиясе тәкъдим итте.

342 депутатның 249-ы Фәмидә ханым өчен тавыш бирде.

18 февральдә үткән сайлауда оппозициядәге партияләр президент Пәрвәз Мөшәррәф тарафдарларын җиңгән иде.

XS
SM
MD
LG