Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә милләтара нәфрәт нигезендә җинаятьләр саны арта



Мәскәү – Русиядә милләтара нәфрәт нигезендә җинаятьләр саны ел башыннан иң югары дәрәҗәгә җиткән.

Бу турыда радиобызга Сова үзәге җитәкчесе урынбасары Галина Кожевникова хәбәр итте.

Үзәк мәгълүматына күрә 2008 елның беренче айларында 34 кеше шундый җинаять корбаны булган.

Узган елда андый һөҗүмнәр нәтиҗәсендә 73 кеше үлгән.

Андый җинаятьләрнең күбесе Мәскәү, Петербур, Воронежда башкарыла.


XS
SM
MD
LG