Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:42

БМО полициясе Митровица шәһәренә кайтарылды



Митровица – Берләшкән Милләтләрнең полиция бүлекчәләре бүген Косовоның Митровица шәһәренә кире кайтарылды.

Шәһәрдә чуалышлар кабыну сәбәпле, алар аннан чыгарылып торган иде.

Полиция җитәкчесе сүзләренчә, тынычлык саклау көчләре шәһәрнең мөхим урыннарында контрольне полициягә "акрынлап" тапшырачак.

Этник бүленгән бу шәһәрдә булган чуалышлар нәтиҗәсенда тынычлык саклау көчләре сафында булган бер Украина хәрбие үлде. 100-дән артык кеше яраланды.

БМОның Косоводагы идарәсе башлыгы Ларри Россин, Косоводагы сербларны тынычландыра алмаган өчен Белградка тәнкыйть белдерде.

XS
SM
MD
LG