Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:48

Олимпия уты Тибет аша да үтәчәк



Пекин – Кытайда үтәчәк Олимпия уеннарын оештыру комитеты, Тибетта соңгы вакытта булган чуалышларга карамастан, Олимпия уты, алдан каралганча, бу төбәк аша да үткәреләчәк, дип белдерде.

"Без Тибет хөкүмәте Тибетта һәм Лһасада тынычлык һәм иминлек тәэмин итер, һәм без Олимпия утын бу төбәк аша тыныч кына үткәрә алырбыз дип өметләнәбез", - диде оештыру комитеты вице-президенты Цзян Сяоюй.

Олимпия уты Тибетны ике тапкыр кисеп үтәчәк. Май башында Эверест тавына барганда, һәм июнь аенда Тибет башкаласы Лһаса урамнарыннан үткәреләчәк.

XS
SM
MD
LG