Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ураза "Алтын Минбәр" фестивален күчерә


"Алтын Минбәр"нең кызыл юлы быел бер айга соңрак җәеләчәк
"Алтын Минбәр"нең кызыл юлы быел бер айга соңрак җәеләчәк

"Алтын Минбәр" исемен йөрткән мөселман киносы фестивале быел Казанда элеккечә сентябрьдә түгел, ә үктәбрдә үтәчәк.

Русиянең Мөфтиләр шурасы, Татарстанның мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре идарәсе һәм "Ислам дөньясы" телеканалы бергәләшеп оештырган шушы фестиваль бу юлы инде дүртенче мәртәбә узачак.

Беренче өч фестиваль Татарстан башкаласы Казанда һәр елны сентябрь аенда үткән иде. "Быел исә бу айга Ураза туры килә, димәк ул дини кануннарны үтәп узарга тиеш булачак", дип аңлатты "Алтын Минбәр"нең соңгарак күчерелүен фестивальнең баш мөдире Зауди Мамиргов.

"Фестивальнең төгәлрәк кайчан ачылу көне, аның җюриен кем җитәкләячеге соңрак билгеләнәчәк", ди Мамиргов.

"Алтын Минбәр"нең былтыргы фестивалендә 30 илдән барлыгы 49 фильм катнашкан иде.
XS
SM
MD
LG