Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:39

Самар Җәмигъ мәчетендә еллык исәп-хисап җыелышы узды.

Мәхәллә рәисе Фәрид әфәнде Әюпов, бухгалтер Мөхтәсим әфәнде, ревизия комиссиясе рәисе Госман әфәнде бәйнә-бәйнә, җентекләп кайдан күпме акча килгәнен һәм нинди юнәлештә туздырулары турында сөйләделәр.

Җәмигъ мәчетен зиннәтләндерү өстенә, борынгы Тарихи мәчетне торгызуга да Баш мәчет зур чыгымнар тоткан. Җиңелчә сипләүдән тотынган мәшәкатьләр капиталь ремонтка әйләнгән. Ата-бабадан калган мирасны төзекләндерү, торгызу һәм затлы бинага әйләндерү өстендә зур көч куела, күп маллар тотыла.

Җәмигъ мәчете рәисе Фәрид Әюпов бинаны, йортны зиннәтләндерүдә армый- талмый эшли. Үзе архитектор, үзе бригадир, үзе смета төзүче, үзе эшчеләр табучы һәм үзе үк эш барышын контрольдә тотучы. Аерым кешеләргә бу бердә ошамый икән. Аларның туксаны – һәр тармакта аерым кеше эшләргә тиеш. Хәттә аерым смета төзүче комиссия дә булдырырга кирәклеге әйтелде.

Бу шау-шулы мәсьәләгә айнык фикерне милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Әхмәдулла улы Җәмил Вәлиуллин кертте. Аның фикеренчә: “ Мөфтият каршында попечительләр Шурасы эшли һәм анда төзүче – инженер бар. Менә шул белгеч смета төзүдә катнашырга тиеш тә.”

“Туган тел” җәмгыяте җитәкчесе үз чыгышында түбәндәге тәкъдимнәрне кертте: “Исәп-хисап җыелышында тонна, квадрат метр, цемент, бетоннар көн тәртибендә беренче булып түгел, ә икенче пункт булып барырга тиеш. Мондый җыелышларда иң беренче булып имамнар сөйләргә тиеш.
Бүгенге көндә Самар өлкәсендә бернинди федераль программаны көтеп тормыйча, мәктәпләрдә факультатив формасында православ рухы сеңдерелә. Бу дәресләргә балалар ата-ана рөхсәте белән генә бара алалар. Имамнарыбыз әлегә мәҗлесләрдә бу турыда сөйләмиләр. Берничә ел элек имамнарны эшкә контракт нигезендә эшкә алу турында карар булуга карамастан, бу шарт әлегә үтәлми.”

Исәп-хисап җыелышы чагыштырмача тыныч узды һәм өлкә мөфтие Вагыйз Яруллин: “Самар Җәмигъ мәсҗеде өлкәдә генә түгел, ә Русиядә дә үрнәк булырга тиеш”,- дигән фикергә кабат-кабат басым ясады.

XS
SM
MD
LG