Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:22

Иран рәсмиләре 9 журналны япты. Бу басмаларда чыккан көнбатыш йолдызларының рәсемнәре һәм шәхси тормышлары турында мәгълүматләр "әхлаксыз" дип табылды.


Анжелина Жоли һәм Камерон Диаз кебек кино сәнгатькәрләрен Иран мәдәният министрлыгы "әхлаксыз һәм ришвәтчелеккә баткан" Һолливуд йолдызлары дип атады һәм алар турында язган "Собхе Зендеги" журналын ябуын белдерде. Журналны күрүчеләр – рәсемдә аларның киеме озын җиңле иде, дип сөйли. Әмма башларында яулык булмаган.

Тыелган журналлар гадәттә яшәү рәвеше, йолдызлар, кино һәм гаилә мәсәләре турында язган булган. Аларның берсе генә, Көрдистан вилаятендә чыкканы гына сәяси һәм социаль мәсәләләрне дә яктырткан булган. Тагын 13 басмага кисәтү ясалды.

Иранда матбугат иреге ассоциациясенең матбугат вәкиле Шәмсүл Вәэзин сүзләренә караганда, аларны ябу – сәяси карар булган.

"Әхмәдиниҗат хөкүмәте бөтен әйбергә тыкшына. Моның сәясәт кенә булуы шарт түгел. Рәсмиләр әдәби һәм мәдәни басмаларның үзләренә буйсынуын тели. Бу басмалар ябылды, чөнки алар мәдәният министрлыгының сәясәтен үтәмәде," - диде Иранда матбугат иреге ассоциациясе вәкиле.

Министрлыкның интернеттагы сәхифәсендә журналларда басылган кешеләр һәм аларның шәхси тормышы турында детальләр халыкның нәфесен котырта, юкка-барга ышануга этәрә, басмалар шуңа ябылды, дигән аңлатма бирелгән.

Яшьләр мәгълүматсез калмас...


Ябылганнарның "Хафт" һәм "Талаш" дигәннәре яшьләр арасында аеруча популяр иде. Мәгълүмат агентлыклары яшьләр хәбәрсез калыр дип борчылмый, чөнки йолдызлар, кино һәм мәдәният турында мәгълүмат интернетта күп. Ә менә журналистлар язмышы – борчылу тудыра, ди Шәмсүл Вәэзин.

"Нәтиҗәдә йөзләгән журналист эшләрен югалта, һөнәрләрен үзгәртә яки чит илләргә китәргә мәҗбүр була. Эшләрен дәвам иткәннәре исә басым астында эшли. Болары менә турыдан туры йогынты булса, эшнең тагын бер ягы бар ул – җәмәгатьчелек фикеренә тәэсир итү. Халыкның яратып укыган басмалары бар, әмма хөкүмәт аларны бу басмаларны уку хокукыннан мәхрүм итә," - ди Шәмсүл Вәэзин.

2005 елдан бирле Иранда реформа яклы 50дән артык басма ябылды, дистәләгән журналист төрмәгә утырытылды.

Күптән түгел 16 ел чыгып килгән "Занан" адлы хатын-кызлар журналы тыелды.

"Йолдызларның тормышы турында детальләр халыкның нәфесен котырта", ди мәдәният министрлыгы
Парижда урнашкан "Чикләрне Танымаган Журналистлар" оешмасы мәгълүматләренә караганда, Иранда журналистлар "үз эшләрен эшләгәннәре өчен" төрмәгә ябыла.

"Иранны без Якын Көнчыгышта журналистларның иң зур төрмәсе дип атыйбыз. Узган елда 50дән артык журналист кулга алынды һәм хөкем ителде. Аларга билгеләнгән җәзалар 3 ай төрмәдән алып үлемгә кадәр," - дип сөйләде Париждагы оешманың Әфганстан, Иран һәм Таҗикстан эшләре вәкиле Реза Моэни.

Иранның матбугат ассоциациясе вәкиле мәдәният министрлыгының матбугатны күзәтү идарәсенең журналларны ябу вәкәләте булуын шик астына куйса да, тыелган 9 журналның яңадан чыга башлыячагына ышанмый.

XS
SM
MD
LG