Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ләйлә Дәүләтова иҗат кичәсенә әзерләнә


Ләйлә Дәүләтова
Ләйлә Дәүләтова

Төрле җырчыларның, компазиторның, шагыйрьләрнең иҗат кичәләре Казанда көн саен диярлек үтеп тора.

Аларның кайберләре билгеле эстрада артистларының катнашлыгында үтә һәм мондый кичәләргә шактый гына бәяләргә билетлар сатыла. Махсус концертлар оештырып, аларга билет сатылып бетмичә, ярым буш залда үткән тамашалар да бар.
6 апрель көнне Уникс концертлар залында Ләйлә Дәүләтованың ел саен була торган иҗат кичәсенә билетлар сатылып та беткән.

Популяр җырларның сүзләрен иҗат итүче Ләйлә Дәүләтованың концерт программасында Хәния, Хәмдүнә, Мәликә, Дилә һәм Булат Нигъматуллиннар, Ләйсән Гыймаева, Вил Усманов, Альбина Апанаева һәм башкалар катнашу тамашачыларны кызыксындырган. Бу тамашаны танылган артистлар Айдар Галимов һәм Фидан Гаффаров алып бару турындагы хәбәр дә казанлыларны шаккаттырган.

Әйтергә кирәк, концерт бер генә көн булуга карамастан, ул ике тапкыр узачак. Ләйлә Дәүләтова тамашачыларның хәленә кереп, 6 апрельдә кичке концерт белән генә чикләнмичә, көндезге сәгать 13.00 дә шул ук програмамны өстәмә үткәрергә булган. Көндезге концертка керү бәясе 100 сумга очсызрак булгач, монысына да казанлылар чират торып билет ала.
XS
SM
MD
LG