Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:57

Русиядә "җайсыз" газетны бер көндә ябып куярга мөмкиннәр


Башкортстанда «Вечерний Нефтекамск” исемле бердәнбер оппозициядәге газета ябылырга мәҗбүр булган. Реклам бирүчеләр оешкан төстә барысы да бу басма белән хезмәттәшлек итүдән баш тарткан, ә типография исә газетаны бастыру өчен ике тапкырга бәяне арттырган.


Русиядә хакимияткә тел-теш тидергән газеталарга басым ясап торылуы сер түгел. Татарстандагы хакимияттән бәйсез “Вечерняя Казань” газетасы журналисты Марина Юдкевич та, алдан кисәтмичә генә көннәрнең берсендә басманы ябып куюлары бик ихтимал, ди.

Башкортстанда да бу шулаерак булган. Соңгы 8 елда рекламнан кергән акчага чыккан һәм шактый керемле булган “Вечерний Нефтекамск” газетасы сайлау алдыннан шәһәрдәге коррупция турында халыктан сораштыру уздырып бастырган. Әлеге язмадан соң кинәт кенә реклам бирүчеләрнең барысы да хезмәттәшлектән баш тарткан. Өстән кушылмаган булса, аларның шулай эшләве шикле, әлбәттә.

Әйтергә кирәк, элек тә Башкортстанда хакимият күңеленә хуш килмәгән бу газетаны ябу омтылышлары булган. 2002нче елда гомумән сәер рәвештә аның баш мөхәррире Фират Вәлиев үлә.

Казандагы “Вечерняя Казань” газетасы.
Казандагы “Вечерняя Казань” газетасы журналисты Марина Юдкевич, бәйсезлекне хакимият бервакыт та сөймәде, ә хәзер Русиядә бәйсезлек бөтенләй сирәк күренешкә әйләнгәч бу бигрәк тә сизелә, ди.

«Бүгенге көндә Русиядә хакимият бәйсезлекне яратмый гына түгел, ул аңа бөтенләй шикләнеп, ышанмыйча карый. Бәйсез фикерне халык азрак ишетсен өчен барысы да эшләнә. Башкортстандагы газета да хакимияткә каршы булганы өчен шундый язмышка дучар булды. “Вечерняя Казань” газетасына да бу куркыныч яный”, ди Марина Юдкевич.

Аның әйтүенчә, “Вечерняя Казань” газетасыннан күп вакытта мәгълүмат яшерелә. Ниндидер вакыйга уңаеннан хәтта дәүләт кешесенең фикерен белү дә шактый катлаулы ди, ул.

“Без беләбез дәүләтнеке булган басмалар ялган мәгълүмат бирсә дә, аларга берни булмый, ә “Вечерняя Казань”ныкы никәдәр генә дөрес булса да, кечкенә генә төгәлсезлек җибәрсә дә, аны мәхкәмәгә тарту ягын карыйлар”, ди Марина Юдкевич.

Ул Башкортстандагы кебек “Вечерняя Казань” газетасы тарихында да басманы финанс чыганаксыз калдыру омтылышлары булганын әйтә. Хәтта газета хакимияттән бәйсез басмага әверелеп барган чакта гади халык та акча җыеп ярдәм иткән.

Марина Юдкевич.
«Халыкка теге яки бу проблемага караган бәйсез фикер кызык булган дәвердә газета әле яши алыр дип өметләнәм. Ә Русиядә бәйсез сүзне ишетергә теләүчеләр һәрвакыт булды һәм булачак”, ди Марина Юдкевич.

Шул ук вакытта ул газетаны ябу бик тиз эшләнә һәм аның турында алдан кисәтмиләр, ди.

«Газетаны ябу план рәвешедә эшләнми. Кемеңдер бүген кирелеге килә икән, шуннан иртәгә репрессия башлана”, дип уйлый Марина Юдкевич.

Шулай итеп Русиядә хакимияткә хуш килмәгән, ягъни бәйсез булган газеталарны ябып кую бер көнлек эш һәм әгәр элек газеталарны көчләп яптыра торган булсалар, хәзер исә басма финанс чыганаксыз калдырыла.

XS
SM
MD
LG