Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акчаларны ничек саклап калырга?


иң яхшысы күчемсез милек алу ди белгечләр
иң яхшысы күчемсез милек алу ди белгечләр

Бүгенге көндә федераль мәгълүмат чаралары дөнья икътисадына күзәтүләрне беренче урынга куя. Бу өлкә белгечләре фикеренчә хәзер Америка кушма штатларының икътисадый хәле начар булуы башка илләр икътисадына тәэсир итә.

Долларның көннән-көн төшүе дә күпләрне борчый. Һәм менә тагын бер шаккатырырлык яңалык – Америка кушма штатларының үзәк банкы, ягъни федераль резерв системасы үзенең чираттан тыш җыелышында кредит бирү процентын тагын 0,5%ка киметте. Соңгы ике атна эчендә генә бу сан ике мәртәбә төште, алдагы җыелышта ул 0,25% киметелгән иде. Бу үз чиратында Америка җитәкчелегенең долларга карата өметләре тагын да кими дигән сүз һәм якын арада аның бәясе тагын да төшергә мөмкин.

Икътисад белгечләре моны Америка кушма штатлары икътисадының кризис кичерүе белән бәйли. Доллар бәясе төшүе, федераль резерв системасының мондый гамәлләре Русия һәм Татарстан икътисадына тәэсир итәме? Бу сорауга Татар дәүләт һуманитар педагогика университетының социаль-икътисадый, хокукый тикшерүләр институты җитәкчесе Вадим Хоменко җавап бирә:

“АКШ үзәк банкы тарафыннан кредит процентын төшерү бу илдә гадәттән тыш хәл булган очракта гына кабул ителә торган карар. Шушы көннәрдә әлеге күрсәткеч шактыйга төшерелде, димәк Америка икътисады бик начар хәлдә. Мондый күренеш АКШ үзәк банкы тарафыннан 90 еллар башында күзәтелгән иде. Хәзер Америка икътисады янә авыру кешене хәтерләтә, аны һәрвакыт дәвалап торырга кирәк. Икътисадның хәлен яхшырту максатыннан үзәк банк шундый карар кабул иткән дә.

Долларның төшеүе исә шулай ук Татарстан икътисадына нык тискәре тәэсир ясый. Ник дигәндә чөнки дәүләт байлыкларының күп өлеше долларларда саклана. Шулай ук долларның бәясе төшү белән теге яисә бу тауарга халыкара дәрәҗәдә бәя арта, әйтик бүгенге көндә ул нефть һәм башка тауарлар. Барлык илләрнең икътисады да күпмедер дәрәҗәдә Америкага бәйле, шуңа күрә бөтенесе дә бу илдә икътисадның күтәрелүен көтә”.
Дөнья икътисадының начар хәлдә булуы җитәкчелекне генә түгел, ә халыкны да борчый. Әле Русия Думасы сайлаулары вакытында ук, халык үзенең җыйган акчасын кая куярга белмичә, аларның киләчәк язмышы өчен борчылган иде. Сайлау компаниясе вакытында бу ыгы-зыгы бераз сүрелеп торды. Әмма президент сайлаулары вакытында күпләр инде акча үзгәрә дип курыкты.

Мондый хисләр халыкта әле дә бар. Татарстанның икътисад министры, икътисад белгечләре катнашында узган чаралар вакытында журналистлар еш кына халыкка акчаны ничек саклап калырга дигән сорауны юллыйлар. Шундый чараларның берсендә Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин шәхси эшмәкәрләргә үз акчаларын бер эшкә генә түгел, ә төрле җиргә юнәлдерергә, яңа төр ширкәтләр ачырга киңәш итте. Гади халыкка исә, министр акчаларын банкларда сакларга кирәк диде.

Акчаларны саклап калыр өчен икътисад белгече Вадим Хоменко исә менә нишләргә киңәш итә:

“Бүгенге көндә билгеле бер фаразлар ясавы кыен. Фондлар базарында берничә көн элек акция бәяләренең кимүе күзәтелсә, хәзер Америкадагы бу хәлләрдән соң алар кабат үсештә һәм бу базарда уйнаучылар әлбәттә зур керемнәр ясый ала. Әмма фондлар базары гади халык өчен түгел. Кешеләргә үз акчаларына күчемсез милек, җир алырга киңәш итәм. Чөнки бүгенге көндә аның бәяләре иң торыклы. Әмма күчемсез милекнең дә бәяләре төшмиячәк дип әйтеп булмый”,- ди Вадим Хоменко.
XS
SM
MD
LG