Мәскәү -- Русиянең төбәк үсеше министры Дмитрий Козак фин-угыр халыкларының дөнья корылтаен оештыру комитетын җитәклиячәк.
Фин-угыр халыкларының бишенче дөнья корылтае шушы елның июнендә Ханты-Мансида үтәчәк.
Анда Финляндия, Маҗарстан, Эстония һәм Русия төбәкләреннән, барлыгы 3 мең катнашыр дип көтелә.
Оештыру комитетында фин-угыр халыклары яшәгән төбәк җитәкчеләре, Дума, хөкүмәт вәкилләре бар.