Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башка Русия" активистларында тентүләр үткәрелә



Түбән Новгород – Русиянең бу шәһәрендә түземлекне яклау фондында бүген тентүләр үткәрелде.

Фонд җитәкчесе Станислав Дмитриевский радиобызга әйтүенчә, аларның санакаларын алганнар.

Милиция бүлегендә моны экстремистик китаплар саклауда гаепләнгән "Башка Русия" хәрәкәте активисты Дмитрий Иисусов эше белән бәйләп аңлатканнар.

Дмитриевский фикеренчә, хакимиятләр Чечняда кеше хокукларын яклау белән шөгыльләнгән фондка аяк чалырга тырыша.

Аның сүзләренчә, "Башка Русия" активистларының фатирларында да тентүләр үткәрелә.

XS
SM
MD
LG