Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар хатыны апасын шартлатмакчы булган


Мондый күренешне Казан хатыны эшләтергә теләсә дә, чынлыкта булмый кала...
Мондый күренешне Казан хатыны эшләтергә теләсә дә, чынлыкта булмый кала...

Шушы көннәрдә 38 яшьлек хатынга җинаять эше ачтылар, ул 48 яшьлек апасын үтертергә, гаиләсе белән йортын шартлаттырырга теләгән.

Февраль ахырында Татарстанның ЭЭМның оештырылган җинаятьләргә каршы идарәсенә Казанда яшәүче 38 яшьлек хатынның мәкерле планын тормышка ашырырга кеше эзләве турында хәбәр килеп ирешә. Ул 42 яшьлек апасын акча түләп үтертмәкче була. Әлеге хатынның исемен хокук сакчылары әйтмәде. Аның җинаять эше әле ике ай тикшереләчәк. 38 яшьлек апасын үтертергә теләгән хатын үзенең гозерен эшләгән кешегә 25 мең акча да бирәсе була. Үзе ул башкалының төнге клубларының берсендә идән юучы булып эшләгән диелә хокук сакчылары туплаган материалда. Шулай итеп бу мәкерле план турында ишеткән милицияонерлар апасыннан котылырга теләгән хатын янына үз кешеләрен җибәрәләр.
Менә шул “киллер” булып килгән милиционерга хатын апасының ире һәм 13 яшьлек малае белән бергә яшәгән урыннарын күрсәткән кәгазь бирә. Моңа өстәп аларның бөтенесенең дә бергә йортта булганда шартлатып, теге дөньяга җибәрергә теләвен дә әйтә. Ягъни бу үлем бәла-каза очрагы булып күренергә тиеш була. “Киллер” булып килгән милиционерга хатын эш алдыннан кулына 5 мең акча да тоттыра. Хокук сакчылары бу эшне эшлиләр, видио монтаж ярдәмендә.
Видиоматериалны караган хатын мәкерле планының эшләнгәненә ышана һәм “киллер” булып килгән милиционерга калган 20 мең акчаны бирә. Шул вакытта аның кулына чылбыр эленә.
Хатын әлегә хастаханәдә дәвалана. Чөнки ул милиционерлар кулына эләккәч читлек эчендә үз-үзенә кул салмакчы, асылынмакчы була. Якында булган хокук сакчысы күреп калып баудан ала.
XS
SM
MD
LG