Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:45

Русия төбәкләренең туризм министрлыклары вәкилләре Казанда киңәшмәдә.

Казан 2013 елгы Универсиаданы яулый алса, туризмга да зур йогынтысы булачак. “Безнең хөкүмәт башлыгының Русия хөкүмәте белән сөйләшеп куелган сүзе бар. Универсиаданы алсак, аерым федераль программа төзеләчәк. Универсиада тулысы белән туризмга кагыла бит. Кунакханәләр, юллар, транспорт, корылмалар, Казанга игътибар бирү”,-ди Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев.
Русиянең туризмны үстерү федераль агентлыгы башлыгы урынбасары Надежда Мазина әйтүенчә, бүгенге көндә туризм өлкәсе өчен дә зур файда китерә торган иң күп акчалы программа “Көньяк юнәлеш” дип атала. Бу ике елда гына да 54 миллиард сум биреләчәк. Сер түгел, Сочида булачак Олимпиада моңа йогынты ясаган. Шулай ук, туризм түрәләре киңәшмәсеннән аңлашылганча, Ерак Көнчыгышны һәм Байкал аръягын үстерү программасыннан да туризм өлкәсенә әз таммаячак. Әмма, Русиянең эчке һәм төбәкләр туризмы идарәсе башлыгы Геннадий Пилипенко әйтүенчә, программа да, акча да бар, тик тормышка ашыру юллары, ягъни стратегия бүгенге көнгә кадәр эшләнеп бетмәгән әле.
Фольклор һәм йола театры да төзелергә мөмкин
Казандагы киңәшмә вакытында Пилипенко Русиянең әлеге тармак өлкәсендә бик күп эшлисе барлыгын да әйтеп узды. Авыл туризмы, милли парклар, машинага утырып юлда йөрүчеләр туризмы, юл буендагы хезмәт һәм башкалар бөтенләй тотынмаган эш булып тора. Тау чаңгысы курортларын булдыру өчен урыннар җитәрлек. Европаның бу юнәлештәге туризмыннан аермалы буларак, Русиядә тау шуарга барган кешене күлгә төшеп балык та тоттырып, урманга ауга да чыгарып җәлеп итү әлегә хыял гына, әлбәттә. Пилипенко кабатланмас милли байлыкны күрсәтә белүгә дә зур игътибар кирәклегенә басым ясады. Мисал өчен Казанга сәфәр вакытында “Каз йолку” йоласын күрү аның күңеленә бигрәк тә хуш килгән. Авылга бу йоланы күрсәтү юнәлеше эшләнсә, бәлки чит ил сәяхәтчеләре генә түгел, Русиянең башка төбәкләреннән дә күрергә теләүчеләр хәтсез булыр иде, мөгаен.
Надежда Мазина
Республика рәсмиләре бу җыелыш Русиянең башка төбәкләреннән Татарстанга туристлар җәлеп итергә уңай тәэсир ясар дип өметләнә. Русиянең туризмны үстерү федераль агентлыгы башлыгы урынбасары Надежда Мазина исә, чараны үткәрү өчен Казанны сайлауга килгәндә: “Туризм да үскән көчле төбәк. Монда тарихи тамырлар да бик тирән. Тарихи туризм да яхшы үскән. Круиз туризмы да нык үсәргә мөмкин. Авыл туризмының үсү мөмкинлекләре бар”,- диде. Русиянең бөтен төбәкләреннән вәкилләр катнашкан бу киңәшмә Казанны туризм өлкәсендә танытачак. Чит илдән һәм Русиянең үзеннән килүчеләрне дә арттырыга мөмкинлек бирер, дип өметләнә ул.
“Кирмән таң калдырды. Кичә мин шәһәр буйлап йөрдем. Җәяүле юлларының, ягъни тротуарларның тарлыгы уңайсыз һәм каралмаган. Нигәдер шәһәрдә кар бик күп. Әллә чистартылмаган… Ә гомумән, бик матур һәм яхшы шәһәр”,- ди Гаврил Харлампев. Ул Саха республикасының эшмәкәрлек һәм туризмны үстерү минстрының урынбасары. Ә менә Мари Иле вәкилләре: “Күрше булып та күрергә вакыт таба алмаган Казан Кирмәнен, башка тарихи биналарны карап сокландык”,- ди.
Марат Бариев
Русия төбәкләренең туризм тармагы рәсмиләре бу өлкәне яхшы белгәнгә, күрәсең, һәр нәрсәгә игътибарлы. Моңа кадәр Казан турында күп ишетеп, Татарстан башкаласына килгәннәр Марат Бариевка тәкъдимнәрен яшереп тормаган. “Тәнкыйтьләр дә булды. “Без Казанда һава аланы зуррак, әйбәтрәк дип уйлаган идек”,- диделәр. Менә мин көтмәгән тагын бер әйбер. “Бауман урамы сезнең матур. Әмма андагы кибетләрдәге элмә такталар, игъланнар уйланмаган, артка тарта”,- диләр. Без ияләнгәнгә күрәдер инде аңа игътибар итмибез бит. Шушы “Корстон” үзәге аларга бик ошый. Берсе дә Казанда Европа дәрәҗәсендәге үзәк бар дип уйламаган. Әмма кеше килгәч урнаштыра торган җире, ягъни ресеption артка калган. Кеше урнашкан чагында модый кунакханә турында шуннан исендә калдыра диделәр”,- ди Марат Бариев. Тәнкыйть, тәкъдимнәр белән килешүен дә өстәп куйды ул.

XS
SM
MD
LG