Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новоульяновскида яшәүче татарлар тормышы


Бу шәһәр цемент заводы төзү ихтыяҗыннан гына барлыкка килгән. Кайда авыр эш – анда Идел буена хас күренеш: төп йөкне чуаш-татар тарта. Шунлыктан биредәге яңа төзелешкә дә ике күрше милли республика халкының килеп урнашуы гаҗәп түгел.
Әлбәттә, мондый шартлар урыслату өчен бик тә кулай. Әмма биредә яшәүче 1 меңнән артык татарның үз йөзен саклап калырга тырышлыклары да күзгә ташлана. Мәсәлән, Чүпрәле районы кызы, математика укытучысы Кәримә ханым Алиуллина башка халыкларның тырышлыкларын күреп гарьләнгән һәм татарның да алардан ким түгеллеген исбатларга алынган. Хәер, үзен тыңлап карыйк әле.
“Моннан 3 ел элек мәктәптә Идел буе халыклары фестивале оештырылган иде. Шунда чуаш-мукшы-урысларның барчасы да күргәзмәләр әзерлиләр, ә татарныкы юк. Тотынырга туры килде һәм… беренче урынны да яуладык.
Бар яклап та агарту эшләре алып барырга туры килә. Менә күптән түгел ата-аналарны җыеп, катнаш никахлар турында зур сөйләшү оештырдык. Күпләрнең җитлеккән егет-кызлары бар, аларга катнаш никахның тискәре нәтиҗәләрен аңлату кирәк, дидек. Мәдәният йортында сәнгать түгәрәге эшли башлады. Шулай ук Балалар иҗаты йортына да сыендык.
Күптән түгел оешкан җирле автомиянең дә эшчәнлеге халыкны уятырга ярдәм итә. Әлегә аның төп максаты – мәчет төзү”.
Автономия рәисе Илдар Нуретдинов мәчет төзелеше хәлләре белән якыннанрак таныштырды.
-Төп максат - халыкның бердәмлеген тәэмин итү. Кызганыч ки, мәчет төзелеше бик акрын бара. Сәбәбе дә юк түгел – проекты бик тә зур, 3 катлы бина. Без тыйнаграк проект теләгән идек тә, җитәкчелек аны шәһәрнең бизәлеше сыйфатында да күрергә теләгән, күрәсең. Новоульяновскида яшәүче татарлар арасында түрәләр юк, диярлек, байларыбыз да биредә юк. Шөкер, Цемент заводының җитәкче даирәләре арасында Фәрит абый бар, ул гына ярдәм иткәли. Хакимият исә 50 мең сум вәгъдә иткән иде, кайчан бу вәгъдә үтәлер – әлегә билгесез.
-Ә бу 3 катлы бинаны ничек кулланырга уйлыйсыз соң?
-Ясап бетермичә әйтүе кыен. Шунысы гына билгеле: бу бина мәчет кенә түгел, татар өчен мәдәният үзәге дә, мәктәп-мәдрәсә дә, автономиянең штабы да булырга тиеш. 1-катта, мәсәлән, аш-су залы, уку бүльмәләре, китапханә урнаша ала. Ә намазга икенче катны тәгаенләп булыр. Очына чыга алсак, киңәшләшербез, Аллаһ боерса. Шунысы гына мәгълүм: бу бина мәчет кенә түгел – татарның төп мәдәни үзәге дә булырга тиеш.
XS
SM
MD
LG