Мәскәү – Мәскәүдә американ ватандашлыгы да булган ике русияле, бертуган Заславскийлар тоткарлаган. Александр – Британия шурасы, Илья – ТНК-БП Британ-Русия ширкәте хезмәткәре.
Икесенә дә күзләү гаепләве белдерелә. Тикшерүчеләр әйтүенә караганда, алар Көнбатыш компанияләре өчен Русиянең газ һәм нефть ширкәтләре турында мәгълүмат җыйган булган.
Кичә ТНК-БП ширкәтендә тентүләр үткәрелгән иде.