Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрманстанның яңа президенты беренче сәфәрен Русиягә ясаячак



Ереван – Әрманстанның яңа сайланган президенты Серж Саркисян беренче рәсми сәфәрен Русиягә ясаячагын белдерде.

Саркисян Мәскәвгә 24 мартта килә. Аның Русия президенты Владимир Путин, сайланган президент Дмитрий Медведев, премьер-министр Виктор Зубков белән очрашуы каралган.

Саркисян президент булып 19 февральдә сайланды. Оппозиция бу сайлауны хәрәмләшү дип атады.

11 көнлек протест чаралары көч куллануга китергәч, хакимият 1 мартта 20 көнгә гадәттән тыш хәл игълан итте. Бу гадәттән тыш хәл узган төндә тәмамланды.

XS
SM
MD
LG