Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили НАТО илләрен Мәскәүнең көен көйләмәскә чакырды



Вашгингтон – Грузия президенты Михаил Саакашвили НАТО илләрен, Грузиянең альянска керү өметләрен кире кагып, Русиянең көен көйләмәскә чакырды.

Апрель башында Бухарестта үтәчәк саммитта НАТО илләре Грузиянең альянс белән тыгызрак бәйләнешләр урнаштыру тәкъдимен карарга җыена.

Кушма Штатларда сәфәрдә булган Саакашвили чәршәмбедә американ президенты Георге Буш белән очрашты. Буш Грузиянең НАТО белән якынаю ниятенә хуплау белдерде.

Германия канцлеры Ангела Меркель, тәбәк-ара низагларга баткан илләрнең НАТОга керүенә каршылык белдерде.

XS
SM
MD
LG