Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:48

20 март көнне мөселман дөньясы Мәүлид бәйрәмен – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көнен билгеләде.


Омскиның барлык мәчетләрендә дә бу көнне бәйрәм намазлары үткәрелде, вәгазьләр укылды, чәй өстәлләре әзерләнде. Җәмигъ мәчетендә җыелган мөселманнарга вәгазьне мөфти хәзрәт Зөлкарнәй Шакирҗанов сөйләде. Ул Мәүлид киченең мөселман галәмендә зур көн булуын аңлатты, бәйрәм намазына халыкның хәтта узган елдагыдан да азрак килүен билгеләп үтте. Ураза һәм Корбан гаетләренә килгән мөселманнарның гадәттә мәчеткә дә сыймавын искә төшереп ул: “Әллә тәрбия юк, инде бүгенге көндә ислам диненә иреклек бирелгән, бары тик Русия кануннарын бозма һәм Корьәнгә каршы килмә”,- бу хәлгә гаҗәпләнүен белдерде.

Мәчеткә килгән хатын-кызлар Мәүлид кичен көтеп алулары, һәрвакыт бәйрәм итеп үткәрүләре турында сөйләделәр. Шулай ук гает намазына килгән яшь мөселман егете, мөселман бәйрәмнәре рухи байлык бирә, беренче чиратта бу бәйрәмнәр, мондый очрашулар, яшь буын өчен мөһим, яшьләргә дөньяви һәм рухи тормышны аңлату өчен кирәк, безнең тормыш нигезе рухи яктан камил булырга тиеш, диде.

Мәүлид көне алдыннан Җәмигъ мәчетендә Себер ягы мөселманнары Диния Нәзарәте - Омски мөфтиятенең чираттагы корылтае булып узды. Анда Новосибирски, Томски, Кемерево, Лесосибирски, Чита һәм Диния Нәзарәт карамагында булган башка төбәкләрдән җәмгысы 23 дин әһеле катнашты. Көн тәртибендә ике сорау булды – алдагы 5 елга Себер ягы мөселманнары Диния Нәзарәтенең җитәкчесен сайлау һәм бүгенге көнгәчә эшләүче мөфти Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗановның хисап нотыгын тыңлау.

Мөфти-хәзрәтнең хисап сүзеннән аңлашылуынча, соңгы 5 елда Омски өлкәсендә генә түгел, Себернең башка төбәкләрендә дә ислам динен үстерү буенча күп эшләр эшләнгән, мөфтият ярдәме белән берничә мәчет яңартылган, яңа мәчетләр ачылган, мөселман оешмалары теркәлгән.

Корылтай делегатлары Зөлкәрнәй хәзрәтнең эшенә яхшы бәя бирделәр һәм алдагы 5 елга Себер ягы мөселманнары Диния Нәзарәте мөфтие итеп яңадан Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗановны сайладылар.

XS
SM
MD
LG