Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсезлек референдумын искә алып урам җыены узды


Иҗтимагый үзәк лидеры Юныс Камалетдинов.
Иҗтимагый үзәк лидеры Юныс Камалетдинов.

1992 елда 21 март көнне Татарстан дәүләтенең халыкара статусы турында референдум узган иде. Шуны искә алып Казанда урам җыены узды.


1992 елда 21 март көнне Татарстан дәүләтенең халыкара статусы турында референдум узган иде. Еш кына аның уңай нәтиҗәләре искә алынмый. Тик бу референдум милли-демократик хәрәкәтне һаман да битараф калдырмый. Татар иҗтимагый үзәгенең “эшләүче” канаты бу уңайдан Казанда урам җыеннарын ясады.

Алар иртән Казан кирмәне янында башлады. Аннары шәһәрнең башка җирләрендә дәвам итәргә тиеш иделәр. Тик алдан вәгъдә ителсә дә, җыеннарны берничә җирдә ясый алмадылар. Шулай ук чарада бер дистә чамасы гына кеше катнашты. Оештыручылар, каршы көчләрнең катнашучыларны алдан-ала кисәтүе, аларны катнашудан тыювын искәртте. Аеруча яшь, студент активистларын.

Халык янына якынрак булыр өчен

Иҗтимагый үзәк лидеры Юныс Камалетдинов радиога бу турыда болай дип сөйләде. “Без пикетны берничә җирдә ясарга телщдек. Халык янына якынрак булырга, аның хәтерен яңартырга телибез”, - диде ул. Пикет оештыручы Юныс Камалетдинов уенча, татарларны кимсетү дәвам итә.

Марат Мөлеков исемендәге иҗтимагый үзәк пикетта халыкка мөрәҗәгатен таратылды. Ул “Татарстан бәйсезлеге турындагы декларация һәм рефрендум - халык теләге вә ихтыярының кагылсыз көче” дип атала. Анда: “Һәр халык өчен дә демократия милли бәйсезлеге булса гына кыйммәткә ия. Бәйсезлектән башка демократия юк ул”, - дип язылган.

Бәйсезлектән чигенгәндә

Мөрәҗәгаттә, Татарстан бәйсезлегеннән чигенгәндә, татар халкының исән калу мөмкинлеге дә калмый дип языла. “Тарих һәм киләсе буыннар безгә битарафлыкны һәм бертуктасыз сабырлык турында шапырынуларны кичерә алмас. Без милләт һәм халык буларак аерым бер кешеләрнең генә баеп китүеннән шатланып яши алмыйбыз. Җир йөзеннән тальян, моңлы җырлар тавышы астында дәртле биюләр белән без юкка чыгып китәргә теләмибез”, - диелә. Җыенга чыгучылар “гомуми бәхетле тормыш турындагы күз буяудан” котылырга чакырды.

Косово бәйсезлеге татарны да чакыра

Казандагы актив эшләүче иҗтимагый оешмаларның берсе - Татар иҗтимагый үзәге, аның Марат Мөлеков исемендәге канаты Косово бәйсезлеген яклап та карар кабул иткән булган. Бу оешма лидерларының берсе Юныс Камалетдинов Косовоны тәбрик итә. Урамда узган җыеннарында да шуны искә алдылар. Алар Европа шурасы, Берләшкән милләтләр оешмасы ярдәме белән татар да бәйсез була ала, дип саный. Милли хәрәкәт Абхазия, Төньяк Осетия һәм Днестр буе республикаларының мөстәкыйльлек таләп итүләре, аларның үз билгеләнү хокукларын Россия хөкүмәтенең танырга исәп тотулары турында ишеткән.

“Бәйсезлек тиз генә яуланмый. Косово бәйсезлеге татарны да 1990 елда кабул иткән Бәйсезлек турындагы декларацияне, рефрендум нәтиҗәләрен җиренә җиткезеп үтәргә чакыра”, - ди пикетны ясаучы Юныс Камалетдинов.

XS
SM
MD
LG