Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 11:00

Баш күтәргән КамАЗ ширкәте “аксый”


14 мартта КамАЗ берләшмәсенең баш ширкәтендә эш ташлау вакыйгасының кайбер нетиҗәләре билгеле.

Баш конвейерның берничә сәгать туктап торуын администрация ширкәткә 114 миллион сум зыян салды, дип белдерде. 21 мартка автомобиль җитештерү графиктан 190 данәгә кимрәк. Хезмәт хакының аз булуын сәбәп итеп эштән китүчеләр күбәйгән дигән сүзләр йөри. Ләкин ширкәтнең кадрлар бүлеге ничә кешенең эштән китү турында гариза язуы хакында “Азатлык”ка мәгьлүмәт бирүдән баш тартты.

Шулай да ширкәт администрациясе тарафыннан эштән куылган беренче кеше билгеле булды. Ул – кабиналар җыю цехы слесаре Фарсель Гимадиев. Аның “Азатлык”ка әйткән сүзләреннән күренгәнчә, ул 14 март көнне эш ташлауны хупламаган, киресенчә, эшне дәвам итеп, таләпләрне кануный яктан әзерләп администрациягә бирергә өндәгән. Шушы юлдан бару өчен документлар тупларга керешкән. 18 мартта ширкәт җитәкчеләре эшчеләр белән очраша. Гимадиев та бу көнне администрациягә үзенең фикерен, таләпләрен җиткерергә уйлый. Ләкин очрашуга аны кертмиләр. Икенче көнне эштән куылуы хакындагы боерыкны күрсәтәләр.

Эштән җибәрүне Гимадиев ширкәт директоры Илдус Баянов белән шәхси мөнәсәбәт нетиҗәсе дип тә саный. Булган вакыйгалар турында Фарсель Гимадиев болай сөйли:

“18 март көнне 8нче яртыда 5 кеше килеп мине милициягә алып китте һәм анда сәгать 1гә кадәр тоттылар. Анда дәгьвә белдерә алмагач, җибәрделәр. Аннан заводка эшкә бардым. Заводка кертмәделәр. “Администрация биргән исемлек буенча сезне кертмибез”, диделәр. Пропускны алып калдылар. Аннан милиция килеп аңлатма алды. Гаебемне тапмагач, 5нче яртыда җибәрделәр. Эшкә кермәкче идем. Тагын кертмәделәр. Бу хакта мастерга әйттем. Ул да ярдәм итә алмады.

Ул көнне эшли алмадым. Моны “эштә булмады” дип протокол язалар. Шуның буенча эштән куу турында боерык языла. 19 мартта да заводка кертмиләр, капка төбендә генә шушы боерык белән генә таныштырдылар. Мин 14 март көнне забастовканы башламаска, таләпләрне әзерләгәч эш ташларга чакырдым. Эштән җибәрүнең төп сәбәбен завод директоры Баяновтан гына күрәм. Аның эшчәнлеге дәүләт сәясәте белән туры килми. Дәүләт безнең тормышны яхшырту ягында, ә Баянов сәясәте моның нәкъ киресе.

Хәзер заводтан китәргә теләүче күбәйгән. Башка район-шәһәрдән килеп, кеше фатирында торучылар да хезмәт кенәгәләрен калдырып китә башлады. Милицияне мине тоткарлавын заводка администрация белән очрашуга кертмәс өчен, анда катнаштырмау өчен дип саныйм.”

Эштән куылган Фарсель Гимадиевның КамАЗ милициясе тарафыннан тоткарлануы буенча “Азатлык” хәбәрчесе шушы милициягә язма рәвештә мөрәҗәгать итте һәм мондый рәсми җавап алды:

“18 март көнне 14 сәг. 20 минутта автомобиль ширкәтенең каравыл бүлегеннән хәбәр алдык: “Ф.Гимадиев эш вакытыннан алда заводка керергә тели. Аның эше бу көнне 16 сәгатьтә башланырга тиеш була. Мәсьәләне ачыклау өчен милиция ширкәт каравылына барды. Гимадиев тарафыннан җинаять булмау сәбәпле аңа эш кузгатылмады. 18 мартта Ф.Гимадиев КамАЗ милициясе тарафыннан тоткарланмады һәм милиция бүлегенә китерелмәде”.

Әлеге рәсми җавапны КамАЗ милкен саклаучы милиция бүлеге башлыгы подполковник Д.Шайдуллин имзалаган. Автомобиль ширкәтеннән Фарсель Гимадиевка кагылышлы мәгьлүмәтләр алу мөмкин булмады.

XS
SM
MD
LG