Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада хоккей җанатарларын ОМОН көчләре таратты


Уфа бу көннәрдә спорт киеренкелегендә яши. 22-23 март көннәрендә Уфада зур хоккей уеннары Русия чемпионатының ярымфинал уеннары үтә.

Мәгълүм булуынча, һәм күпләр фаразлаганча, ярымфиналның бер төркемендә Уфаның “Салават Юлаев” командасы белән Казанның “Ак барс” спорт клубы хоккейчылары туры килде. Гомерлек көндәш булган шушы ике көчле команданың бергә туры килүе киеренкелекне тагын да арттырды.

Ярымфиналда нәкъ менә шушы ике көндәшнең бергә туры килүе хакында бәян ителгәч тә, Уфа Боз сараенда үтәчәк уеннарга билетлар сатылып беткән, дигән хәбәрләр таралды. Моның чынлап та шулай булуы турында белү өчен, без Боз сараена бардык. Кассалар чынлап та бикле иде. Әмма билет алырга теләүчеләр дә шактый басып тора анда. Анда басып торган кешеләрнең күпчелеге электән алынган һәм бөтен сезонга бирелә торган абонементларга ия. Плей-офф уеннарында бу абонемент хуҗаларының беркетелгән урыннары бар һәм алар, беренче чиратта, ул урыннарны сатып алу хокугына ия.

Бу хокукны аларга, абонементларны саткан чакта ук, зур түрәләр һәм команда хуҗалары ныклы ышандырган. Билет сатыла башлый дигән көнне иртәннән алып, абонемент хуҗалары Боз сарае янында машиналарда төн кунып, кассалар ачылганын көтә. Иртән анда баргач, кассалар ачылмас борын ук, билетлар сатылып бетте, дигән игълан укыйлар һәм аптырашка калалар. Кассалар эшләмәгән килеш, билетлар кемгә сатылган соң, дигән сорау туа. Әлбәттә, бу хәлдә үз командалары өчен җан атып йөрүче кешеләрнең билетсыз кайтып китәсе килми, канәгатьсезлек белдерүләр башлана. Шуннан озак та үтми, ОМОН хезмәткәрләре китерелә.

Бу хакта “Азатлык” хәбәрчесенә хоккей уеннарын калдырмый карап баручы җанатар бер милләттәш менә ниләр әйтте. Әңгәмәдәшем үз исемен атамауны сорады:

“ОМОН хезмәткәрләренең гади халык өчен түгел, ә түрәләр өчен эшләвен тагын бер тапкыр ачык күрдек. Алар җанатарларны куып тарата, машиналарга төяп алып китә башлады. Билетлар юк, чөнки аларны Боз сараеның үз кешеләре – спекулянтлар алып беткән. Алар билетларны 3-5 тапкырга кыйммәтрәккә саталар. Бәлки ОМОНга да өлеш чыгаралардыр. Без ОМОН өчен шат, димәк, алар ач яшәмәс, спекулянтлар булганда. Телевидение журналистларын да төяп алып китте ОМОН хезмәткәрләре. Телевидениедә тапшыру булмады һәм ул журналистларның язмышы да билгеле түгел. Бәлки алар “ялгыш” кына авариягә дә эләккәндер әле”.

Уфада “Салават Юлаев” белән “Ак барс” командаларының Русия хоккей чемпионатының ярымфинал уеннарында очрашуы алдыннан бу җанатарның фикерләре байтак кешенеке белән тәңгәл киләдер, мөгаен.

“Салават Юлаев” белән “Ак барс”ның әлеге бәйгесе яшәү өчен түгел, ә үлем өчен дәрәҗәсендә булырга мөмкин, - ди ул. – Чөнки Юлаевны чемпион итү өчен, республика түрәләре исәпсез акчалар түкте, шуңа да аңардан бары тик җиңү генә көтәләр”.
XS
SM
MD
LG